Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Республика олимпиадасы призерын әзерләгәне өчен бүләккә лаек булды

Укытучы елын ачу тантанасында остазлар арасында Карасу мәктәбе педагогы Розалия Габделвәлиева да бүләкләнде.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшыру аның өчен быел тагын бер истәлекле вакыйга булып калачак.
Сентябрьдә Розалия Зөфәр кызының беренче тапкыр Карасу урта мәктәбе бусагасын атлап керүенә 25 ел булачак, февраль аенда аларның тормыш иптәше Ирек Сәлихҗан улы белән гаилә корып яшәүләренә утыз ел тулды, һәм март аенда ул үзенең чираттагы туган көнен билгеләп үтәчәк.
–Синең хезмәтеңне игътибарсыз калдырмаулары күңелгә рәхәт, – ди мөгаллимә. – Ә инде Укытучы һәм остаз елында бүләк алу икеләтә күңелле.
Хезмәт юлын башлап, 8 ел эшләргә туры килгән Иске Татар Адәмсуы белем бирү учреждениесендә Розалия Габделвәлиеваны, һөнәри сыйфатлары иң яхшы кешелек сыйфатлары белән тәңгәл килгән укытучы буларак хәтерләүләрен Карасу ата-аналары да яхшы белә. Габделвәлиевларның Алабуга мәктәпләренең берсендә туган тел һәм әдәбиятыннан белем бирүче кызлары Лиана Ирек кызын да шундый ук сыйфатларга ия булганы өчен хөрмәтлиләр.
2010 елдан Зиннур Шәрәфетдинов исемен йөртүче Карасу мәктәбендә хезмәттәшләре Розалия Зөфәр кызын теләсә нинди педагогик ситуациядән лаеклы чыгу юлын табарга ярдәм итә алган кеше буларак беләләр. Аның чирек гасырлык хезмәт эшчәнлегенең 17 елын уку эшләре буенча директор урынбасары булып эшләве очраклы түгел.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, «Безнең иң яхшы укытучыбыз» гранты, район башлыгының Рәхмәт хаты Розалия Габделвәлиеваның республика мәгарифен үстерүгә керткән өлешенә лаеклы бәя бирү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев