Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Республика көнен уңышлар белән каршылыйбыз

Татарстан Республикасы көненә ТР Икътисадының һәр секторы үз нәтиҗәләре белән килә. Безнең район бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршы ала? Бу хакта, күптәнге күркәм гадәт буенча, Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов белән әңгәмә корабыз. -Куанычлы, әлбәттә, чөнки әлеге бәйрәмне аксубайлылар югары икътисади күрсәткечләр белән каршы алалар,-дип башлады сүзен Камил Камалович....

Татарстан Республикасы көненә ТР Икътисадының һәр секторы үз нәтиҗәләре белән килә.

Безнең район бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршы ала? Бу хакта, күптәнге күркәм гадәт буенча, Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов белән әңгәмә корабыз.
-Куанычлы, әлбәттә, чөнки әлеге бәйрәмне аксубайлылар югары икътисади күрсәткечләр белән каршы алалар,-дип башлады сүзен Камил Камалович. -Безнең район авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшли, һава шартлары уңай булмаса да, хуҗалыклар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, бу исә игенчеләребез казанышы.
Бөртекле культураларны җыеп алу төгәлләнә, бер гектардан алынган уртача уңыш 18-19 центнер тәшкил итә. Бөртеклеләрне иртә чәчү, барлык агрочараларны вакытында һәм белеп үткәрү-шуның уңай нәтиҗәсе булып тора. Комбайннарны ремонтлау да җентекләп оештырылды. Алар квалификацияле кадрлар белән тулыланды, моны комбайнчылар слетларында, ТР МСХиП тарафыннан үткәрелгән техникалар әзерлеген үзара тикшерүләрдә дә билгеләп үттеләр. Сүз уңаенда, райондагы һәр хуҗалыкта да урып-җыю эшләре тәүлек әйләнәсе диярлек оештырылды. Без дәүләткә ашлык тапшыру буенча планны тулысынча үтәдек, хәзер пайга бөртек өләшәбез. Хуҗалыклар үзләрен сыйфатлы орлык материалы белән тәэмин иттеләр, күчмә һәм иминият фондлары да шуңа керә. Моның өчен механизаторларга, комбайнчыларга, агрофирмалар җитәкчеләре һәм белгечләре-Искәндәр Зәйдуллинга, Вәлиҗан Җәлалетдиновка, Заһит Ганиевка, Иван Шугаевка,Фәрхат Аюповка, Мансур Миңнебаевка, Алексей Чукинга зур рәхмәтемне җиткерәм. Урак вакытында ярдәм күрсәткән бюджет оешмалары, башка учреждениеләр хезмәткәрләренә дә рәхмәт әйтәсе килә.
Бөртеклеләрне җыеп алу белән агрофирмаларда көзге культуралар чәчүгә керештеләр. Бүген район игенчеләре алдында кырларны эшкәртүне тәмамлау бурычы тора, туфрак планда каралган мәйданның 40 процентында эшкәртелгән инде.
Шуны да әйтеп үтәсе килә, быел авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре сыйфатлы азык хәзерләделәр, бу исә терлекләрне уңышлы кышлату өчен ныклы нигез булып тора.
Силос салу эше барлык технологияләр үтәп, яшел массаның дымлылыгын исәпкә алып һәм биопрепаратлар кулланып, тулы куәткә алып барыла.
Без шикәр чөгендереннән дә яхшы уңыш алуга өметләнәбез, ә аны җыеп алуга район хуҗалыклары сентябрь башында керешәчәкләр.
Терлекчелек тармагы да куандыра. Менә ничә ел индеәлеге тармакта тотрыклылык күзәтелә. Шуның белән бергә терлекләрнең продуктлылыгы да арта. Тулаем район буенча бер терлектән алган уртача тәүлеклек үсеш 650-700 грамм тәшкил итә. Ә "Аксу Агро" агрофирмасында, мәсәлән, бер килограммнан да артып китә. Һәр хуҗалыкта да терлекләр санын арттыру буенча максатчан эш алып барыла. Терлекчелек биналары үзгәртеп корыла. Бу эш "Алтэкс" ОООда яхшы оештырылган, монда фермага кадәр бетон юл салынган. "Актай" ОООда, "Колос" ОООда арзан продукция алу өстендә көйле эшлиләр, монда бер үк вакытта энергияне саклау турында да кайгырталар, терлекләрне ашату һәм асрауның алдынгы технологияләрен кулланалар.
"Аксу Агро" ООО, "ВАМИН-Аксу" ООО, "Аксубай продкорпорациясе" ОООда тырышып эшлиләр. Моннан тыш, Аксубай продкорпорациясендә фермалар төзү һәм үзгәртеп кору эше алып барыла. Эре агрофирмалар белән беррәттән фермер хуҗалыклары да үсә бара. Яңа эш урыннары булдырылган, фермалар төзегән, терлекләр санын арттыруга ирешкән фермерлар Сөләйманов, Сафин, Сыраев, Погодкин, Сәгыйров һәм Вафинга рәхмәт әйтәсе килә.
-Камил Камалович, районда күләмле төзелеш эшләре дәвам итә, кешеләрнең торак шартлары яхшыртыла, социаль-мәдәни объектлар яңартыла... Моны ничек аңлатыр идегез?
-Шуны әйтәсе килә, соңгы елларда районда әзер һәм үзгәртеп корылган объектларны файдалануга тапшыру буенча гаять зур эшләр алып барыла. Төзелеш эшләре ел әйләнәсе тукталмый. Быел аксубайлылар Универсиада объектларын әзерләүгә зур өлеш керттеләр. Республика җитәкчелеге безнең районга биш спорт мәйданчыгы бүлеп бирде. Аларның өчесе-район үзәгендә, калганнары Иске Ибрайда, Иске Тимошкинода, Мюдта торгызылачак. Бу исә районда спортны үстерүгә зур ярдәм булачак. Спорт мәйданчыклары куела башлады инде һәм бу эш иң кыска вакытта төгәлләнәчәк.
Быел, торак төзү программасы кысаларында, ветераннар өчен йортлар төзелде. Урмандеево авылында күпфункцияле мәдәни үзәк файдалануга тапшырылачак, бер түбә астында ял итү үзәге, китапханә, ФАП эшләячәк. Сүз уңаенда, Кызыл Тау һәм Ерепкино авылларында ФАП ачылды инде. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча зур эш башкарылды. Әлеге программа буенча беренче сентябрьдә яңартылган 3нче Аксубай урта мәктәбе, Иске Кыязлы һәм Иске Мокшино урта мәктәпләре үз ишекләрен ачачак. Юллар төзү һәм ремонтлау эшләре дә дәвам итә. План буенча без Аксубайдагы берничә урамга асфальт салдык. Бу эшкә 20 миллион сумнан артык акча бүлеп бирү каралган. Халыкны чиста су белән тәэмин итү эшен алып барабыз. Мичурин, Толстой урамнарында су белән тәэмин итү системасы реконструкцияләнде. III Интернационал поселогында магистраль үткәрелде.
Йортлар һәм полициянең участок уполномочен-ныйлары өчен терәк пунктлар төзү буенча яңа программа барлыкка килде. Бу эш Иске Кыязлы һәм Мюд авылларында алып барыла.
Узган елда без район үзәгенең төп мәйданын төзекләндерүгә керештек. Мәйданның бер өлешенә брусчатка салынды, чә-чәкләр, агачлар утыртылды. Бу көннәрдә үзәк мәйданны төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Шулай ук парк зонасын төзекләндерү буенча эшләр баш-ланды .Әлеге эштә Илгизәр Хәмидуллин җитәкләгән "Максат" ООО, Илдус Исхаков җитәкләгән "Ак-сустрой" ООО, шәхси эшмәкәр Хәмит Зәйдуллин кулы астында эшлүче төзүчеләр үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Республика көнен безнең район яхшы күрсәткечләр белән каршы ала, диясе килә. Әмма киләчәккә дә планнарыбыз зурдан һәм без аларны уртак көч белән тормышка ашырачакбыз. Сезнең барыгызны да бәйрәм, Республика көне белән тәбрик итәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев