Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рамазан ае мөбәрәк булсын!

Мактау-хәмедләребез, барча барлыкның Хуҗасы-Аллаһ Раббыбызга булып, күңел түрләребездән чыккан сәлам-салаватларыбыз рәсүлебез Мөхәммәд галәйһис-сәламгә һәм аның гаиләсенә, сахаби -кирам дусларына ирешсә иде. Мөхтәрәм мөселман-мөслимә кардәшләрем! Барчаларыгызны рәхмәт, хата-гөнаһлардан арыну, тәмуг утыннан котылу ае, айларның солтаны булган Рамазан шәриф ае белән тәбрик итәм! Бу - рәхмәте чиксез булган Раббыбызның безләргә булган бүләгедер....

Мактау-хәмедләребез, барча барлыкның Хуҗасы-Аллаһ Раббыбызга булып, күңел түрләребездән чыккан сәлам-салаватларыбыз рәсүлебез Мөхәммәд галәйһис-сәламгә һәм аның гаиләсенә, сахаби -кирам дусларына ирешсә иде.


Мөхтәрәм мөселман-мөслимә кардәшләрем! Барчаларыгызны рәхмәт, хата-гөнаһлардан арыну, тәмуг утыннан котылу ае, айларның солтаны булган Рамазан шәриф ае белән тәбрик итәм!
Бу - рәхмәте чиксез булган Раббыбызның безләргә булган бүләгедер. Рәхмәте чиксез булган, безләрне юктан бар итүче бердәнбер илаһыбыз-Аллаһу Тәгалә, бу Рамазан ае уразаларыбызга да әҗерне чиксез иттереп бирсә иде. Бу - форсат һәм мөмкинлек ае. Тәрбия -әдәп вә әхлак ае. Изге Корьән, сабырлык ае.
Рамазан шәриф аенда тоткан уразаларыбыз, гомумән барча айларда һәм көннәрдә тоткан уразаларыбызның максаты изге һәм бөектер. Аның максаты ашказаннарына аш вә су бирмәүдән генә түгел, ә аңлавыбызча, бик мөһим булган нәрсәдән тора. Ягьни үзебезнең маңгай күзләребезгә дә, колакларыбызга да, кул-аякларыбызга да, ә иң әһәмиятлесе - йөрәк-калебебезгә тәрбия бирүебездән торадыр.
Рамазан аебыз шатлыкка сәбәп булсын. Хөрмәтле рәсүлебез Мөхәммәд галәйһис-сәлам: Ураза тоткан кешенең ике олуг шатлыгы бар: беренчесе ифтарын кылганда, ә икенчесе Раббысы хозурына барып әҗерләрен күргәч -диде.
Аллаһ Раббыбыз барчаларыбызга иман ныклыгы, тән сәламәтлеге бирсен. Ошбу фарыз булган Раббыбызның әмерен җиңеллек белән үтәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев