Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Проект гамәлгә аша

Районда "Компьютер ликбезы" Республика проекты гамәлгә аша башлады. Бүген төрле өлкәдәге 48 ветеран компьютер нигезләрен үзләштерә. Аларның уникесе 3нче Аксубай гомуми урта белем мәктәбе базасында, унбере-Иске Савруш урта мәктәбендә, унбише Иске Ибрай урта мәктәбендә белем ала. Проект хәйрия ярдәменә нигезләнгән булу сәбәпле, пенсионерлар Россия пенсионерлары Союзының республика бүлеге хисабына укыйлар....

Районда "Компьютер ликбезы" Республика проекты гамәлгә аша башлады.


Бүген төрле өлкәдәге 48 ветеран компьютер нигезләрен үзләштерә. Аларның уникесе 3нче Аксубай гомуми урта белем мәктәбе базасында, унбере-Иске Савруш урта мәктәбендә, унбише Иске Ибрай урта мәктәбендә белем ала. Проект хәйрия ярдәменә нигезләнгән булу сәбәпле, пенсионерлар Россия пенсионерлары Союзының республика бүлеге хисабына укыйлар.
Халыкның, шул исәптән өлкән яшьтәгеләрнең компьютер белемен күтәрү Россиядә мәгълүмати җәмгыять оештыруның төп бурычларыннан берсе санала. Өлкән яшьтәгеләрне компьютерга өйрәтү 2015 елда барлык дәүләт хезмәтләрен дә электрон алымга күчерүгә нигезләнгән. Компьютерга өйрәтү өч блоктан тора: база күнекмәләре, мәгълүматлар эзләү һәм эшкәртү, он-лайн сервисы белән эшләү. Өйрәнүләр укытучылар ярдәме белән информатика кабинетларында үтә.
Курс барышында район гражданнары база офис өстәмәләреннән файдаланырга, Интернет челтәрендә эшләргә- дәүләт хезмәтләре порталларыннан формуляторлар яздырып алырга, поездларга һәм авиалинияләргә билетлар, гостиницаларда урыннар броньларга, төрле товарлар һәм хезмәтләрдән файдаланырга өйрәнәләр.
Яшьтәшләрең белән аралашу, үзеңне кирәкле һәм файдалы, җәмгыятьтә барган вакыйгаларга катнашы булган кеше итеп тою да шулай ук әлеге хәйрия проектын эшләү өчен нигез булды.
Хәзерге заман тормышында өлкән яшьтәгеләргә нәтиҗәле ярдәм бары тик матди һәм медицина ярдәме күрсәтү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Менә шуның өчен компьютер ликбезының төп максаты-аларга бүгенге туктаусыз үзгәреп торган дөньяда үз-үзеңә ышаныч белдерү, иҗади сәләтләреңне ачып бирә белү, теге яки бу өлкәдә белемең һәм бай тәҗрибәң белән уртаклашу мөмкинлеге бирү.
Шулай ук ветераннарга компьютер белән һәм Интернетта эшләү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр бирү һәм шул рәвешле аларга электрон почта буенча аралашу мөмкинлеге биреп, мәгълүматлар мохитына юл ачу да проектның төп максаты санала.
Ә бурычлар-сәясәт, закончалык, медицина, мәгариф, сәнгать өлкәсендәге мәгълүматлардан файдаланырга өйрәтү. Бу шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның иҗади сәләтләрен ачарга, аларга социумда һәм ялны оештыруда психологик яраклашу мөмкинлеге дә бирә.
...Компьютер грамоталылыгына өйрәтү районның мәшгульлек үзәге тарафыннан да оештырылачак һәм якын киләчәктә тыңлаучылар саны да билгеле күләмдә артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев