Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Проблемалар күтәрелде, бурычлар билгеләнде

Район башлыгы Камил Гилмановның һәм вәкаләтле хезмәтләрнең авыл җирлекләре халкы белән очрашулары барлык муниципаль берәмлекләрдә үтте. Савруш авыл җирлегендә, район һәм МПП ТКХ ның уртак көче белән авылда беренче тапкыр суүткәргеч үткәрелгән, әмма өйләргә су килмәде, дип билгеләп үтелде. Моның сәбәбе-авыл кешеләре үзәк трассага тоташмаганнар әле. Авыл мәдәният йортында эчке...

Район башлыгы Камил Гилмановның һәм вәкаләтле хезмәтләрнең авыл җирлекләре халкы белән очрашулары барлык муниципаль берәмлекләрдә үтте.


Савруш авыл җирлегендә, район һәм МПП ТКХ ның уртак көче белән авылда беренче тапкыр суүткәргеч үткәрелгән, әмма өйләргә су килмәде, дип билгеләп үтелде. Моның сәбәбе-авыл кешеләре үзәк трассага тоташмаганнар әле. Авыл мәдәният йортында эчке газүткәргечне монтажлауга керешкәннәр һәм декабрь башында клубка җылы киләчәк.
Җыенда киләчәккә бурычлар да яңгырады. Беренчедән, Васильевкада мәктәп, клуб һәм ФАП урнашачак комплекс төзү. Әлеге төзелеш республика программасына кертелгән. Шулай ук авылга кадәр керү юлын төзекләндерү турында да сүз барды.
Башка авыл җирлекләреннән аермалы буларак, монда эшсезлек проблемасы алай ук кискен тормый. Халык «Аксубай Продкорпорациясе» ООО да һәм башка эшләрдә мәшгуль. Шул ук вакытта, район башлыгы гаилә фермалары ачуга һәм халыкның үзмәшгульлегенә игътибарны көчәйтте.
Очрашу күңелле вакыйга белән тәмамланды. Камил Камалович Савруш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Надежда Васильевага фидакарь хезмәте өчен ТР Дәүләт советы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Бу көнне очрашу Урмандеево авыл җирлегендә дәвам итте. Монда халыкны су, юллар сыйфаты, эш белән тәэмин итү мәсьәләләре борчый. Су белән тәэмин итүгә килгәндә, кайбер урыннарда су торбаларын ремонтлау таләп ителә. Ә менә Урмандеевода спонсорлар ярдәме белән авыл эчендәге юлларга вак таш салу эше башланган, ә кечкенә авылларга юллар салу мәсьәләсе ачык кала бирә.
Халыкны эш белән тәэмин итүгә килгәндә, шуны билгеләп үтәргә кирәк, монда йөздән артык кеше «Аксубай Продкорпорация» ООО да хезмәт куя, берничә кеше гаилә фермалары ачалар. Өстәмә керем чыганагы булган сөт җыю җайга салынган. ЦЗН линиясе буенча кешеләр үз эшләрен ачалар, вахта алымы белән эшләп йөриләр.
Яңа Кармәт авыл җирлегендә дә авыл халкы белән очрашу үтте. Соңгы елларда монда күп эшләр башкарыла. Яңа Кармәттә зират коймасы яңартылган. Рус Кармәтендә спонсор ярдәме белән зират өе төзелгән, суүткәргеч һәм ике суэтем башнясы ремонтланган, Яңа Кармәттә су торбалары сузыла, Ямбай авылына кадәр юл төзү эше башланган. Думада һәм Ямбайда фермер хуҗалыклары ачылган һәм шул рәвешле яңа эш урыннары пәйда булган. Авыл җирлегенең үзәк авыл халкын эш урыннары булдыру мәсьәләсе борчый. Шунысы яхшы, әлеге җирлектә эшләп килгән «ВАМИН-Аксу» ООО инвесторы халыкны эш урыннары белән тәэмин итәргә әзер.
Агрофирма Емелькинода терлекчелек биналарын яңадан торгызырга әзер. Әмма монда эчке управляющий башкарган «эштән» соң барлык фермалар өченче затлар кулында һәм алар акрын гына урланып бетә бара. Җыенда билгеләп үтелгәнчә, әлеге хәл уңай якка үзгәрәчәк, барлык юридик мәсьәләләр дә «ВАМИН-Аксу» ООО ярдәме белән хәл ителәчәк. Юллар төзү проблемасы шул килеш кала бирә һәм шулай ук ФАП эшчәнлеген кабат торгызу бурычын да үтисе бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев