Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Проблемалар бар

Узган атнада район җитәкчелегенең Иске Кармәт һәм Иске Ильдеряк авыл җирлекләре белән очрашуы андагы халыкның актив катнашуы белән үтте. Әлеге җирлекләрдә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан бик күп эшләр башкарыла. Иске Кармәттә генә дә агымдагы елның 10 аенда Хәсән-Туфан музей-йортына капиталь ремонт ясалган, музейның күргәзмәләр залына агымдагы ремонт ясалган, үләт базлары...

Узган атнада район җитәкчелегенең Иске Кармәт һәм Иске Ильдеряк авыл җирлекләре белән очрашуы андагы халыкның актив катнашуы белән үтте.
Әлеге җирлекләрдә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан бик күп эшләр башкарыла. Иске Кармәттә генә дә агымдагы елның 10 аенда Хәсән-Туфан музей-йортына капиталь ремонт ясалган, музейның күргәзмәләр залына агымдагы ремонт ясалган, үләт базлары төзелгән, татар зираты төзекләндерелгән. Бүгенге көндә авыл мәдәният йорты түбәсе яңартыла, әлеге эш җирлекнең өстәмә керемнәре хисабына башкарыла.
Ә Иске Ильдеряк авыл җирлеге авыл халкының көнүзәк проблемаларын хәл итүдә үрнәк булып тора, дип билгеләп үтелде район башлыгы тарафыннан. Монда торак пунктлар төзекләндерелә, социаль мәсьәләләр хәл ителә, ведомстволы учреждениеләр ремонтлана. Шунысы куанычлы, аларның күпчелеге шәхси средстволар хисабына башкарыла. Авыл кешеләрнең көнүзәк проблемаларын хәл итүдә беренче чиратта, кечкенә авылларга керү юлларын кардан чистартуда ярдәм иткәне өчен, җирлек советы депутаты «Татавтодор» ААҖ филиалы директоры Фәнис Сафин адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Иске Кармәт , Иске Ильдеряк авыл җирлегендә, Иске Ильдеряк авыл җирлегенә кергән Уткино, Чув Енорускино, Тарханка авылларында эш урыннары булмау проблемасы кискен кала бирә. Әмма әлеге проблеманы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, гаилә фермаларын, милекчелекнең башка кече формаларын үстерү юлы белән хәл итәргә мөмкин. Бүгенге көндә район халкын эш белән тәэмин итү үзәге линиясе буенча вахта алымы белән Казанда эшләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев