Пешекченең юбилее мәктәп өчен күркәм вакыйга булды
3нче Аксубай урта мәктәбе ашханәсендә көн саен мең порция иртәнге һәм төшке аш әзерлиләр.
Болар барысы да Розалия Заһретдинова җитәкчелегендә башкарыла.
1-4 сыйныф укучылары өчен бушлай туклану кертелгәннән соң, шеф-поварның эше шактый арткан. Башлангыч сыйныфларның үз менюсы бар, урта звено укучылары өчен башкасы каралган.
Шул ук вакытта мәктәп укучыларының төшке һәм иртәнге ашлары файдалы гына түгел, ә тәмле дә булырга тиеш.
–Ә безнең пешекче менюны төрлечә төзергә тырыша, – ди мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева. – Без, педагоглар, ата-аналар, бигрәк тә укучылар, Розалия Алибҗан кызының эшеннән канәгать!
Мәктәп ашханәсендә сигез ел эшләү дәверендә ул һәркемгә «урын кешене бизәми, ә кеше – урынны» дигән әйтемнең дөреслеген исбатлый.
Шушы көннәрдә Роза Алибҗан кызы үзенең беренче җитди юбилеен билгеләп үтте. Һәм моның бөтен мәктәп өчен күркәм вакыйга булуы гаҗәп тә түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев