Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пенсиягә соңрак чыгу–файдалы

Пенсияне яңача исәпләү турында мәкалә басылганнан соң, редакциягә яңа пенсия формуласына кагылышлы сораулар күп килде. Аларга пенсия фонды бүлеге начальнигы урынбасары Николай Кистенев җавап бирә. Гражданнарның пенсия хокукларын формалаштыруның һәм картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләү-нең яңа тәртибе 2015 елның 1 гыйнварыннан кертелергә тиеш. Бүгенге кебек үк, карт-лык буенча хезмәт пенсиясе...

Пенсияне яңача исәпләү турында мәкалә басылганнан соң, редакциягә яңа пенсия формуласына кагылышлы сораулар күп килде.


Аларга пенсия фонды бүлеге начальнигы урынбасары Николай Кистенев җавап бирә.
Гражданнарның пенсия хокукларын формалаштыруның һәм картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләү-нең яңа тәртибе 2015 елның 1 гыйнварыннан кертелергә тиеш. Бүгенге кебек үк, карт-лык буенча хезмәт пенсиясе ике өлештән: иминият-ләштерү һәм тупланма өлештән торачак.
Тупланма пенсиянең күләме бүгенге хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә тиң булачак.
-Шулай булгач, яңа кагыйдәләрнең аермасы нидә соң?
-Яңа пенсия кагыйдәләренең төп аермасы шунда-яңа кагыйдәләр буенча иминият пенсиясен исәпләгәндә беренче тапкыр "еллык пенсия коэффициенты" дигән төшенчә кертеләчәк, аның нигезендә граҗданнарның хезмәт эшчәнлегенең һәр елы бәяләнәчәк. Еллык пенсия коэффициенты кешенең хезмәт хакы белән чагыштырылачак, быелгысы елдан мәҗбүри пенсия иминияте системасына иминият взнослары түләнгән һәм закон буенча эш бирүчеләр ОПС системасына иминият взнослары түләячәк максималь эш хакына тиң булачак.
Тагын бер үзенчәлек- картлык буенча хезмәт пенсиясен алу өчен 2025 елда минималь гомуми стаж 15 ел булачак (хәзерге 5 елдан 10 ел дәвамында ул этаплап 10 елга артачак).
-Димәк, яңа кагыйдәләр буенча пенсиягә соңрак чыгу файдалырак?
-Әйе, пенсия алу өчен соңрак мөрәҗәгать итүнең һәр елы өчен иминият пенсиясе тиешле премиаль коэффициентларга артачак.
Шулай итеп, эш хакы югарырак, гомуми стажы күбрәк булган саен картлык буенча хезмәт пенсиясе югарырак булачак.
Яңа кагыйдәләр кертелгәннән соң пенсия хокукларын саклау принцибы мәҗбүри булып кала; ә инде яңа формага күчүгә кадәр формалашкан барлык пенсия хокуклары теркәлә, саклана һәм һич тә киметелә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев