Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Онытылмый торган көн

Үткән җомгада районда Хәтер һәм матәм көнен тантаналы митинг, мәңгелек ут һәм сугышта һәлак булган һәм исән-сау кайткан якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл итәгенә веноклар һәм чәчәкләр кую белән билгеләп үттеләр. Ветераннар иртән иртүк әлеге чарага ашыктылар. -Бу төнне күземә йокы кермәде,-дип сөйли сугыш ветераны Нина Телешева,-сугыш мизгелләре, полкташларым күз алдыннан...

Үткән җомгада районда Хәтер һәм матәм көнен тантаналы митинг, мәңгелек ут һәм сугышта һәлак булган һәм исән-сау кайткан якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл итәгенә веноклар һәм чәчәкләр кую белән билгеләп үттеләр.
Ветераннар иртән иртүк әлеге чарага ашыктылар.


-Бу төнне күземә йокы кермәде,-дип сөйли сугыш ветераны Нина Телешева,-сугыш мизгелләре, полкташларым күз алдыннан үтте...
Ветераннар, сугыш башлануы турындагы хәбәрнең Аксубайга төштән соң килеп ирешүен искә алдылар-бу көнне район үзәгендә Сабантуй бәйрәм ителә, ирләр шунда ук фронтка җыена башлыйлар.
Веноклар куяр алдыннан ветераннар яшьле күзләрен сөртеп: "Егерме икенче июнь көнне, төгәл иртәнге сәгать дүрттә, Киевны утка тоттылар, безгә сугыш башлануы турында хәбәр иттеләр",-дигән юлларны укыдылар. Сугыш ветераны Надежда Соловьева, сугышта полкташларының дошманны утка тотканда «Безнең аналарыбызның күз яшьләре өчен", дигән сүзләрне кабатлыйлар иде, дип искә алып сөйләде.
Ветераннарның битләре буйлап кайнар күз яшьләре тәгәри. 22 июнь иртәсен алар беркайчан да онытмыйлар.
Ветераннар район җитәкчелеге, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, мәктәп укучылары озатуында мәңгелек ут һәм һәйкәл итәгенә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.
Район башлыгы Камил Гилманов митингны ачып, әлеге җиңүнең безгә нинди бәягә төшүен, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр солдатның игътибар үзәгендә булырга тиешлеген билгеләп үтте.
-Бүген без сугыш кырларында ятып калган солдатларны хөрмәтләп искә алу белән бергә, бүгенге көндә исән булганнарны да кайгыртырга тиешбез,-дигән сүзләрне җиткерде ул митингта.
Сугыш ветераны Елисей Тимирясов әйткән сүзләр дә күңелләргә үтеп керде.
-1944 елның 11 сентябрендә һәлак булган иптәшләрем минем хәтеремдә мәңгегә җуелып калды. Бу Вятско-Кишенев группировкасыннан соң дошман белән беренче бәрелеш иде. Румынияне азат итү төгәлләнеп килгәндә без дошманның алдан хәзерләнгән позициясе белән очраштык. Безнең берничә танк сугыш разведкасында катнашкан вакытта безнең өскә дошман уты ыргылды. Фашист снаряды безнең иптәшебез лейтенант Полуянов һәм дүрт яшь сугышчы өстенә төшеп, алар безнең күз алдыбызда янып беттеләр...
Мәңгелек дан аларга!
Мобилизацияләү эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе полковник Рәшит Гәрәев яшь буынга тарихтагы әлеге датаны, гомерләре бәрабәренә Җиңү көнен якынайту өчен кан койган Кызыл Армия офицерлары һәм солдатларының батырлыкларын мәңге онытмаска чакырып мөрәҗәгать итте. Ветераннар Советы рәисе Евгений Копанев яшьләргә, үткәннәрсез-хәзерге һәм киләчәк булмый, дип искәртте, аларны фронтта һәм тылда сугыш дәһшәтен үз җилкәләрендә татыган чор кешеләренә- сугыш ветераннарына карата ихтирамлы булырга өндәде.
Без тыныч күк йөзен совет солдаты бүләк итүен һәм совет солдатының батырлыкларын мәңге истә тотарга тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев