Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Очрашуга бардылар

8 март алдыннан районның биш хатын-кызын Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде. Республика җитәкчелеге белән традицион очрашуга Татарстан башкаласына "Ел хатын-кызы" район бәйгесендә җиңүчеләр-Алевтина Гаврилова ("Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбиячесе), Елена Охотникова (Яңа Аксубай авыл мәдәният йорты директоры), Мәдинә Нәфигуллина (Иске Ибрай мәктәбе укытучысы), Валентина Наумова-өлкән яшьтәге...

8 март алдыннан районның биш хатын-кызын Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.


Республика җитәкчелеге белән традицион очрашуга Татарстан башкаласына "Ел хатын-кызы" район бәйгесендә җиңүчеләр-Алевтина Гаврилова ("Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбиячесе), Елена Охотникова (Яңа Аксубай авыл мәдәният йорты директоры), Мәдинә Нәфигуллина (Иске Ибрай мәктәбе укытучысы), Валентина Наумова-өлкән яшьтәге ханым, күп балалы ана һәм шулай ук күп бала анасы Урмандеево авылы китапханәчесе Татьяна Максимова барды. Шуның өстенә Татьяна "Ел хатын-кызы" Республика бәйгесенең «Хатын-кыз-ана» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында алып баручы буларак та катнашты. Әлеге номинациядә үзе үк җиңүче булды. Фәрит Мөхәммәтшин Татьянаны беренче булып котлап, аның иңенә тун салды. Очрашуга Татьяна белән бергә аның гаиләсе дә барды. Алар "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында концерт номеры белән чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев