Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нурлатта аерылып тордылар

Районның чаңгы буенча җыелма командасы сезон ябылу һәм Нурлат районы башлыгы призына багышланган районара чаңгы ярышларында катнашып җиңү яуладылар. Ярышларда якын-тирә районнар һәм Самара вәкилләре катнашты. Искеибрайлылар Рәмис Бикушев, Илзидә Хәйруллина, Айрат Шәрифуллин һәм Чулпан Ногъманова үзләренең яшь төркемендә берьюлы дүрт беренче урынны яуладылар. Әтиле-уллы Рәис һәм Рәфис Бикуловлар үзләренең...

Районның чаңгы буенча җыелма командасы сезон ябылу һәм Нурлат районы башлыгы призына багышланган районара чаңгы ярышларында катнашып җиңү яуладылар.


Ярышларда якын-тирә районнар һәм Самара вәкилләре катнашты. Искеибрайлылар Рәмис Бикушев, Илзидә Хәйруллина, Айрат Шәрифуллин һәм Чулпан Ногъманова үзләренең яшь төркемендә берьюлы дүрт беренче урынны яуладылар. Әтиле-уллы Рәис һәм Рәфис Бикуловлар үзләренең яшь төркемендә икенче һәм өченче урыннарны алдылар.
Искетимошкинолылар Владимир Кожеманов һәм Наталья Харитонова (тренер В.Мулеев) призерлар өчлегенә керделәр.
Искеильдеряклылар тренеры Владимир Альметкин ир-атлар арасында беренче урынны, ә аның укучысы Ангелина Ильгузина өченче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Ибрай авылы