Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мобилизацияләнгәннәр үз артларында ышанычлы тыл сизсеннәр өчен

Район мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә актив ярдәм итә һәм махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үтәүче ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыя.

Бу ярдәм махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк күрсәтелә.
Бу хакта район планеркасында район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев сөйләде.
– Атна саен мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре ихтыяҗларын мониторинглау алып барыла һәм кирәк булганда килеп туган мәсьәләләр һәм аларны оператив хәл итү буенча комиссия җыела, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе.
Күрсәтелгән ярдәмнәр арасында – яраланып кайтучыларны хастаханәгә медицина тикшерүенә озату, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә утын, терлек азыгы китерү, салым түләү буенча ташламалы чор тәкъдим итү өчен салым хезмәтенә исемлекләр җибәрү, кредит каникулларын рәсмиләштерергә теләүчеләргә консультацияләр бирү. Шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә депутаттан көнкүреш химиясе белән пакетлар, балаларга яңа ел бүләкләре тапшырылды. Мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен Президент, Кремль һәм район башлыгының Чыршы бәйрәмнәрендә катнашу оештырылды.
“Бердәм Россия” партиясеннән мохтаҗ гаиләләргә ярдәм йөзеннән азык-төлек пакетлары тапшыру оештырылды, кырык гаиләгә район газетасына язылу рәсмиләштерелде. Районның йомгаклау сессиясендә мобилизацияләнгәннәрнең өч гаиләсенә сыер саву аппаратлары тапшырылды. Район мәктәпләренә безнең яклаучыларның гаиләләрен беркеттеләр – кирәк булганда мәктәп укучылары ишегалларын кардан чистартуда булышалар.
Башкарма комитет карары нигезендә мобилизацияләнгәннәрнең балалары мәктәпләрдә бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән, балалар бакчаларында балаларны караган өчен ата-аналар түләве бетерелгән. Моннан тыш, башкарма комитет тарафыннан Ватанны саклаучылар гаиләләре өчен өстәмә социаль ярдәм чаралары – спорт мәктәбендә дәресләргә, спорт чараларына һәм спорт объектларына – спорт комплексына, бассейнга, тренажерлар залына бушлай йөрү турында карар әзерләнгән һәм расланган. Район территориясендә муниципаль музейларга һәм концертларга бару өчен түләү бетерелде. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә түләүсез юридик ярдәм, беренчел медицина ярдәме күрсәтү каралган.
– Анда, алгы сызыкта безнең егетләр өйдә барысы да тыныч булуын гына түгел, ә ярдәмебезне дә тоярга тиешләр. Өйдә калган хатыннары, әниләре, балалары да моны тоярга тиеш – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Хезмәтләр һәм ведомстволар эшчәнлеге гаиләләрнең мөрәҗәгатьләренә яки үтенечләренә җавап биреп кенә калмыйча, кулны пульста тотып һәм бу ярдәмне оператив рәвештә күрсәтүгә юнәлдерелгән. Без берләшергә һәм бүген бер гаилә булып торырга тиеш.
Башкарма комитет җитәкчесе район башлыгының сүзләрен конкрет мисаллар белән раслады. Мобилизацияләнгән егетләрнең берсенең әнисенә шифаханәгә юллама бирелгән. Бер гаиләдә сафтан чыккан газ казанын алыштырганнар. Өченче гаилә йортында суүткәргеч туңган балган – хезмәтләрнең оператив эш итүе аркасында су белән тәэмин итү тиз арада торгызылган.
Район үз якташларының гаиләләренә дә ярдәм итә, бер генә гаилә дә игътибарсыз калмый, алар белән даими эш алып барыла – җитәкчеләр белән очрашулар оештырыла, гаиләләрнең хәлләрен белеп торалар, аларны районда оештырылган барлык чараларга чакыралар.
Һәм, әлбәттә, район бүген дә алгы сафларда булган сугышчыларга ярдәм итүдән туктамый. Район халкы тарафыннан махсус хәрби операция зонасына гомуми суммасы 12 миллион сумнан артык 55 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыелган һәм тапшырылган. Болар – азык-төлек продуктлары, гигиена чаралары, коляскалар, ходункилар, култык таяклары, носилкалар, утын, инженер җиһазлары, генераторлар, мичләр, квадрокоптерлар, дроннар, тепловизорлар, төнге прицеллар. Гомуми көч белән махсус операция зонасына өч автомашина җибәрелде.
Татарстан Республикасы, шул исәптән Аксубай районы да, Лисичанск шәһәрен шефлыкка алды. Анда тыныч тормыш җайга салына. Аксубайлылар анда гуманитар ярдәмнең бер траншын җибәрделәр инде, шул исәптән дәреслекләр, уку ярдәмлекләре, уенчыклар, уеннар һәм оргтехника.
15 мартта Лисичанскка гуманитар ярдәм җибәрүне оештыралар. Район башлыгы предприятие һәм оешмаларны, гражданнарны Лисичанск халкына гуманитар ядәм җыюга кушылырга һәм бу игелекле эшне бергәләп башкарырга чакырды. Ярдәм җыю район мәдәният йортында оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев