Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җәмгыять проблемалары белән янып

Бүгенге ветеранннар үткән чор, хәзерге тормыш белән генә яшәмиләр, ә киләчәккә планнар да коралар. Шуңа күрә үткән пленумда алар җәмгыятьне борчыган проблемаларны күтәреп чыктылар да инде. Мисалга, һөнәри лицейның ветераннар оешмасы рәисе Александр Горбунов Михайловка, Андреевка, Уткино, Кулаковка, Барское Енорускино һәм башка кечкенә поселоклардагы зиярәтләрнең торышы турындагы проблеманы күтәреп чыкты....

Бүгенге ветеранннар үткән чор, хәзерге тормыш белән генә яшәмиләр, ә киләчәккә планнар да коралар.


Шуңа күрә үткән пленумда алар җәмгыятьне борчыган проблемаларны күтәреп чыктылар да инде. Мисалга, һөнәри лицейның ветераннар оешмасы рәисе Александр Горбунов Михайловка, Андреевка, Уткино, Кулаковка, Барское Енорускино һәм башка кечкенә поселоклардагы зиярәтләрнең торышы турындагы проблеманы күтәреп чыкты. Ветераннар советы президиумы бу мәсьәләне хуплап, ташландык каберлекләрне тәртипкә салырга өндәп, район гражданнарына мөрәҗәгать белән чыкты. Ә бу планда бик күп үрнәкләр китерергә мөмкин. Халык юкка гына «исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!»-димәгән бит инде.
Пленумда Бөек Ватан сугышыннан җиңүче булып кайткан солдатларның исемен Хәтер китабына кертергә дигән мәсьәлә дә күтәрелде. Авыл җирлеге башлыклары башлангыч ветеран оешмалары белән берлектә мәгълүматлар җыю эшен башлап җибәрделәр дә инде.
Ветераннар шулай ук дини йортлар-мәчетләргә, чиркәүләргә ремонт эшләрендә кулдан килгәнчә ярдәм итү турында да сөйләштеләр. Безнең тормышыбыз ышанычка нигезләнгән, ә Аллаһ йортына без Ходай белән сөйләшү, җан тынычлыгы алу өчен киләбез. Олыгайган саен без үзгәрә барабыз, шуңа акыл белән бергә ышаныч та килә. Менә шуңа Аллаһ йорты булмаган авыллар аның кирәклеген ныграк аңлыйлар. Емелькино авыл җирлекләренә кергән авыл халкы берничә тапкыр акча җыюга карамастан, анда дин йортын төзү эше һаман да урыныннан кузгалмый. Ә бит культ биналары элек-электән халык акчасына төзелгән. Күп кенә прихожаннар Аксубай чиркәвенә үзләренең 3-5 мең сум акчаларын бирәләр. Бу бит изге гамәл.
Емелькино авылында да инициативалы кешеләр аз түгел. Бары кемгәдер башлап җибәрергә генә кирәк.
Ветераннарны тагын бер мәсьәлә борчый-ул да булса яшьләргә патриотик тәрбия бирү. Шуңа алар мәктәпләргә, клубларга, китапханәләргә балалар белән очрашуга теләп йөриләр. Үзләре кебек, яшьләрдә дә Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев