Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәгърифәтче юбилее

Билгеле булганча, үткәне юкның - киләчәге булмас. Узган җомга көнне авыл мәдәният йортында педагог, галим, фәлсәфә фәннәре докторы Мансур Ибраһим улы Абдрахмановның 100 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән тантанага җыелган яңаибрайлылар бу гыйбарәнең дөреслегенә тагын бер кат инандылар. Чәтрән халкы Мансур Ибраһимовичны бик яратып, зур хөрмәт белән искә алды. Казан Федераль...

Билгеле булганча, үткәне юкның - киләчәге булмас. Узган җомга көнне авыл мәдәният йортында педагог, галим, фәлсәфә фәннәре докторы Мансур Ибраһим улы Абдрахмановның 100 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән тантанага җыелган яңаибрайлылар бу гыйбарәнең дөреслегенә тагын бер кат инандылар.


Чәтрән халкы Мансур Ибраһимовичны бик яратып, зур хөрмәт белән искә алды. Казан Федераль университетында башланган бәйрәм Яңа Ибрай авылында, 1974 елдан Мансур Абдрахманов исемен йөрткән мәктәптә дәвам итте.
Олуг галимгә багышланган фәнни-гамәли конференциягә бик күп кунаклар чакырылган иде.
Конференция эшен мәктәп укучылары әдәби-музыкаль композиция белән ачып җибәрделәр. Галим рухына багышлап авыл мәчетенең имам-хатыйбы Хәмзә ага Мотыйгуллин дога укыды.
Тантанага җыелучылар район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф бүлеге мөдире Әминә Вәлиуллина, авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров, «Туган як» музее җитәкчесе Шәүкәт Кәбиров, ТР ГО һәм ЧС Министры урынбасары Рафаил Мотыйгуллин, Мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чыгыш ясаган Роза Сәхабетдинова, М.Абдрахмановның элеккеге укучылары һәм студентлары, туганнары чыгышын зур игътибар белән тыңладылар. Язучылар Союзы әгъзасы Миңнеруй Хәбибуллина үзенең шигырьләрен укыды.
Татарстан Республикасы фәннәр академиясе профессорлары Индус һәм Энгель Таһировлар, КФУ ның философия факультеты деканы урынбасары Камил Гыйниятуллин үзләренең чыгышларында философия фәннәре докторы Мансур Абдрахмановның фәнни эшчәнлеге һәм укучыларына булган җылы мөнәсәбәте турында сөйләделәр. Илдус абый Таһиров тагын бер күңелле хәбәр-Казандагы бер урамга М.Абдрахманов исемен бирү турында эш алып барылуы турында әйтте.
Конференциядә катнашучылар КФУ ның философия кафедрасы хезмәткәре Александр Токрановның профессор Мансур Абдрахманов истәлегенә университетта мемориаль такта ачу турындагы хәбәрен дә шатланып кабул иттеләр. Ул философия факультеты деканы исеменнән галим турындагы истәлекләрне саклау буенча зур эшчәнлек алып барганнары өчен Камил Гилмановка, Әминә Вәлиуллинага, Шәүкәт Кәбировка, Фәһим Кәбировка һәм мәктәп директоры Ринат Мотыйгуллинга Мактау грамоталары тапшырды. Бу көнне мәгърифәтче, галим турындагы истәлекләрне бөртекләп җыйган музей җитәкчесе Шәүкәт Кәбировка һәм мәктәпнең укытучылар коллективына бик күп рәхмәт сүзләре яуды. Ә конференциянең оештыручылары һәм алып баручылары Альбира Кәбирова һәм Шәүкәт Кәбировлар бәйрәм чарасын үткәрүгә күп көч куйдылар.
Конференция ахырында катнашучылар бертавыштан Мансур Абдрахмановның исемен мәңгеләштерү турында резолюция кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мансур Ибраһим улы Абдрахмановның тууына 100 ел тулу ућаеннан