Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәрьям һәм Сәлимҗан Ногумановлар бәхетле пар булган

Үз язмышларын алар фабрика-завод укуыннан соң хезмәт юлын башлаган Кузбасста бәйлиләр.

Аларның тормышында Красноярск гидроэлектростанциясе дә булган, аны төзүгә сугыштан соңгы энтузиазм романтикасы белән илһамланган яшь пар комсомол юлламасы буенча киткән.

Бер-берсенә гашыйк булган Мәрьям һәм Сәлихҗан бер-берсен ярым караштан аңлыйлар. Әтиләре Салахетдин Ногумановның кинәт үлеме турында хәбәр килгән вакытта гаилә яңа фатирда яши башлаган була. Беренче нарасыйларын кулларында тотып, яшьләр гаилә башлыгының туган ягына, Яңа Думага кайтып китәләр.

Сәлимҗан Сәлахетдин улына Аксубай КБОны җитәкләүне тәкъдим итәләр, Мәрьям Ягъфәр кызын райпога бухгалтер итеп чакыралар.

Беренче елларда ир белән хатынга өйдән эшкә кадәр араны җәяү үтәргә туры килә. Ә гаиләдә инде ике бала була.

1966 елда, Сәлимҗан Сәлахетдин улы хәзерләүләр конторасы директоры итеп билгеләнгәч, гаилә Аксубайга күченә.

– Мин ирем турында бик борчылдым, ул эш дип яшәде, бик аз вакытын гына өйдә үткәрә иде, – дип сөйләгән иде безгә ун ел элек, Сәлимҗан Сәлахетдин улының 80 яшьлек юбилеенда Мәрьям Ягъфәр кызы. – Аның җитәкчелегендә хәзерләүләр контарсының агач бинасы урынына капиталь бина төзеделәр, әмма төзелеш материалларын табу бик авыр, мөмкин түгел диярлек иде. Ире яшелчә киптерү заводы директоры итеп күчерелгәннән соң да җиңел булмый. Аның вакытында «Балалар дөньясы» кибете, «Нива» һәм «Чәй йорты» кафелары, капиталь гаражлар төзелә. Сәлимҗан нинди урында, нинди вазифада эшләсә дә, хезмәт аның өчен намус эше булып тора. Коопторг директоры итеп билгеләнгәч, ул өйдә бөтенләй сирәк була башлый. Һәрвакыт сәфәрләрдә була, район өчен төрле товарлар таба һәм параллель рәвештә төзелеш эшләренә җитәкчелек итә.

– Борчылма, кадерлем, – дип ул мине тынычландыра иде. – Болар барысы да район өчен бит.

1 апрельдә Мәрьям Ягъфәр кызына 90 яшь тулды. Бу искиткеч вакыйга белән райпо ветеранын район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин котлады. Ул юбилярга район башлыгы Камил Гилмановтан җылы котлау сүзләре һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров та чын күңелдән теләкләрен белдерде.

Бу тантанада гаилә башлыгы булмавы бик кызганыч. Сәлимҗан Сәлахетдин улы ай ярым элек, февральдә вафат булган.

Юбиляр янында бу юлы гаиләсе белән Түбән Камада яшәүче улы Рамил һәм тантана сәбәпчесенең сеңлесе булдылар.

Кыска вакыт эчендә күп кенә авыр югалтулар кичергән Мәрьям Ягъфәр кызы бу юлы кунакларга үзенә игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәтен күз карашы белән генә белдерә алды.

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев