Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лаеклы гамәлгә хөрмәт зур

3 нче Аксубай гомумбелем бирү мәктәбендә дүрт яшьлек баланың гомерен саклап калган укучыларны хөрмәтләделәр. Без бу турыда газетаның үткән санында язган идек инде, әлеге мәкалә шулай ук безнең сайтта да урын алды. Бу вакыйга киң танылу алды. Яшүсмерләр бу турыда язмаска кушсалар да, мәкалә безнең газета сайтында пәйда булганнан соң,...

3 нче Аксубай гомумбелем бирү мәктәбендә дүрт яшьлек баланың гомерен саклап калган укучыларны хөрмәтләделәр.


Без бу турыда газетаның үткән санында язган идек инде, әлеге мәкалә шулай ук безнең сайтта да урын алды.
Бу вакыйга киң танылу алды. Яшүсмерләр бу турыда язмаска кушсалар да, мәкалә безнең газета сайтында пәйда булганнан соң, баланы коткарып калу турында МЧС та, республика массакүләм мәгълүмат чаралары да белде. Чәршәмбе көнне "Вести Татарстана" журналистлары безнең районга әлеге вакыйга турында видеоролик яздырырга килделәр. 3 нче Аксубай гомумбелем бирү мәктәбендә батырларны бүләкләүгә бәйле чара үтте. Актлар залында Евгений һәм Маратның сыйныфташлары җыелды. Коткарылган Инсаф һәм аның әнисе Сиринә Шәязданова да килгән иде. Әнисен җитәкләгән бала, бирегә ни өчен килүләрен, кемнең, нәрсә өчен аларны фотога, камерага төшерүен, әнисенең ни өчен күз яшьләрен сөртүен әлегә аңламый әле.
-Без укучыларның спорттагы һәм укудагы җиңүләре белән горурланабыз. Хәзер инде аларның батырлыклары белән дә горурланачакбыз,-диде җыелучылар алдында чыгыш ясаган Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров.-Кеше бәласына битарафлылык-иң начар сыйфат, әмма әлеге очрак безнең балаларның көтелмәгән хәлләрдә үзең турында уйламыйча, ярдәмгә килергә әзер булуларын тагын бер кат исбатлады.
Ул Евгений Ермолаев һәм Марат Шәмсетдиновка баланың гомерен саклап калганнары өчен Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты һәм "Бердәм Россия" партиясе сәяси советы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Сергей Александров шуның белән бергә балаларга дөрес тәрбия бирүгә үз өлешләрен керткән ата-аналарны һәм мәктәп укытучыларын билгеләп үтте.
Аксубай янгын сагы гарнизоны начальнигы Әхтәм Насретдинов Евгений белән Маратка суга баткан баланы коткарганнары өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.
-Дөрес тәрбия бирү белем бирү учреждениесе эшендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Ә 3нче Аксубай урта мәктәбе коллективы әлеге бурычны уңышлы үти,- дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гөлнур Идиятова.
Ул тырыш хезмәтләре өчен укытучыларга һәм шулай ук улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен Евгений белән Маратның әти-әнисенә рәхмәт белдерде. Батыр йөрәкле малайларга район хакимияте грантын алуга сертификатлар тапшырды.
3 нче Аксубай гомумбелем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Семенова укытучылар коллективы исеменнән егетләрнең ата-аналарына ихластан рәхмәт белдерде һәм Евгенийның әтисе Анатолий Александровичка һәм Маратның әнисе Резидә Әхәтовнага истәлекле бүләкләр тапшырды.
Сабыйның әнисе Сиринә Шәязданова Евгений белән Маратка рәхмәт әйткәндә күз яшьләрен тыеп кала алмады. Ул укучыларны иңнәреннән кочып, аларга бүләкләр бирде.
Ә алга таба "Вести Татарстана" вәкилләре Инсафның әнисеннән һәм Евгений белән Мараттан интервью алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев