Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кышны да озаттык

Үткән якшәмбедә район үзәгендә кыш озату чарасы булды. Менә ничәнче ел инде әлеге чараны май чабу бәйрәме атнасында үткәрәләр. Халык киләсе елда кыш уңай килсен өчен аны бер атна дәвамында коймак белән сыйлаганнар, ә Май чабу бәйрәменең соңгы көнендә, район үзәгендә кыш озату чарасында барысын да районның мәдәният хезмәткәрләре һәм...

Үткән якшәмбедә район үзәгендә кыш озату чарасы булды.


Менә ничәнче ел инде әлеге чараны май чабу бәйрәме атнасында үткәрәләр. Халык киләсе елда кыш уңай килсен өчен аны бер атна дәвамында коймак белән сыйлаганнар, ә Май чабу бәйрәменең соңгы көнендә, район үзәгендә кыш озату чарасында барысын да районның мәдәният хезмәткәрләре һәм якшәмбе мәктәбе пешергән коймаклар белән сыйладылар.
Мәйданга җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов-кыш тәмамлану, Аксубай православия чиркәве башлыгы Александр Качаев Май чабу бәйрәме белән котладылар.
Салкын кышны җыр-биюләр, уен-көлке белән озатып, ямьле язны каршыладылар.
Оештыручылар Иске Үзи авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре район Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә бирегә килгән һәр кеше җырласын, биесен, күңел ачсын өчен бөтен тырышлыкларын куйдылар. Сәхнәгә менгән әкият геройлары халык күңелен күрделәр, халыкны «Сандык» аукционында катнашырга җәлеп иттеләр. Балалар карачкы урын алган таудан шуып уйнадылар. Чанада утырып йөрү бәйрәмдә катнашучыларга күпме тәэсирләр алып килде! Ә бит Аксубайда яшәүче туксан яшьлек Нина Александровна Телешеваның бу гомерлек хыялы була һәм әлеге бәйрәмдә аның хыялы тормышка ашты.
Барлык теләүчеләр дә сәхнә янында төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашып призлар оттылар. Ярышларда гаиләләре белән катнашучылар да булды, әле бер якта, әле икенче якта җиңүчеләрнең һәм җанатарларның шатлыклы тавышлары ишетелеп торды.
Сәхнә янындагы традицион әйлән-бәйлән халыкны бергә берләштерде, ә сәхнәдән районның үзешчән артистлары - Наталья Кудряшова, Татьяна Ягудина, Василий Анашкин үзләренең җырларын башкардылар... Чара кыш озату бәйрәменең төп символы булган карачкы яндыру белән тәмамланды, ул янып көлгә әйләнгәч, көн дә бераз җылынып киткән кебек тоелды, димәк, тиздән яз аяк басачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кышны да озаттык