Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күпфункцияле үзәккә яхшы бәя бирелде

Күптән түгел безнең районда эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе-Татарстан Республикасының баш дәүләт теркәүчесе Азат Җаббаров булып китте. Мәртәбәле кунакны быелның мартында ачылган күпфункцияле үзәк бинасы эше кызыксындырды. Азат Җаббаров кабинетларны карап чыкты, бүлек хезмәткәрләре белән сөйләште, гражданнарны кабул итү һәм...

Күптән түгел безнең районда эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе-Татарстан Республикасының баш дәүләт теркәүчесе Азат Җаббаров булып китте.
Мәртәбәле кунакны быелның мартында ачылган күпфункцияле үзәк бинасы эше кызыксындырды. Азат Җаббаров кабинетларны карап чыкты, бүлек хезмәткәрләре белән сөйләште, гражданнарны кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү шартлары белән танышты, гариза бирүчеләрнең фикере белән танышты.
Идарә җитәкчесе Росреестр архивында булды һәм аның эшеннән канәгать калды. Элек әлеге оешма урнашкан бүлмә кысан булу сәбәпле, анда эшне тиешле дәрәҗәдә алып бару мөмкин булмаган. Ә менә күпфункцияле бинада архив өчен 67 квадрат метр урын бирелгән.
-Безнең төп бурычыбыз-гражданнарга сыйфатлы хезмәт күрсәтү,- дип билгеләп үтте тармак җитәкчесе. - Хәзер исә район халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен менә дигән шартлар тудырыган.
Сүз уңаенда, Азат Җаббаров башта Спас районында булган, анда да шундый ук үзәк эшли. Аксубайда хәлнең шул дәрәҗәдә югары булуына ышанмаган булган. Росреестр җитәкчесе үзәк эшчәнлеге буенча кайбер тәкъдимнәрен һәм теләкләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев