Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көнүзәк мәсьәләләр каралды

Узган атнада Карасу, Трудолюбово, Мюд, Кәкре Күл һәм Иске Тимошкино авыл җирлекләрендә районның җитәкчелек составы белән үткән очрашуларда халык нигездә социаль-көнкүрешкә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде. Әлбәттә, боларның барысы да халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүгә бәйле. Җыенда билгеләп үтелгәнчә, соңгы елларда Карасу авылында гына да инвестор тарафыннан терлекчелекне үстерүгә...

Узган атнада Карасу, Трудолюбово, Мюд, Кәкре Күл һәм Иске Тимошкино авыл җирлекләрендә районның җитәкчелек составы белән үткән очрашуларда халык нигездә социаль-көнкүрешкә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде.
Әлбәттә, боларның барысы да халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүгә бәйле. Җыенда билгеләп үтелгәнчә, соңгы елларда Карасу авылында гына да инвестор тарафыннан терлекчелекне үстерүгә 52 миллион сум акча тотылган. Трудолюбово, Яңа Тимошкино, Түбән Баланда терлекчелек комплекслары төзелешенә дә шулай ук зур чыгымнар тотылган. Инвестор тарафыннан Мюдта, Иске Мокшинода, Кәкре Күлдә терлекчелек фермаларын үзгәртеп коруга средство тотыла. Авылга инвестор килү белән, Карасуда-75, Октябрьдә 104, ә барысы 1200 кеше эш урынлы булды. Иң мөһиме, производство җайга салынган җирдә, халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе тулысынча көн кадагыннан алынган, инвестор тарафыннан авыл кешеләренең социаль һәм көнкүреш мәсьәләләре хәл ителә. Мисалга, "ВАМИН" агрофирмасы быел Кәкре Күл авылы өчен суэтем башнясына насос сатып алуда ярдәм итте, Карасуда күпер төзүдә ярдәм итәргә әзер, хәйрия акцияләрендә, торак пунктларны төзекләндерүдә, мәчетләр һәм чиркәүләр төзелешендә дә актив катнаша. Кышкы чорда агрофирма техникасы авыл урамнарын кардан чистарта. Бер караганда барысы да яхшы кебек, әмма "ВАМИН" бүлекләрендә авыл хуҗалыгы производствосы нәтиҗәләре генә төрле: Трудолюбово комплексы терлекчеләре көненә 5 тонна, ә карасулылар шундый ук ашату һәм асрау шартларында ике тапкырга азрак продукция җитештерәләр. "Октябрь" бүлегендә продукция җитештерүгә тотылган бер сум акчадан алынган нәтиҗә-94 тиен, "МЮД"та-72, "Прогресс"та-55, "Карасу"да 50 тиеннән аз гына күбрәк тәшкил итә. Тагын бер мисал: Мәрәҗәндә терлекчеләр терлекләрдән-700 грамм, кәкрекүллеләр нибары 300-350 грамм артым алалар, "Мюд"та узган ел белән чагыштырганда 550 килограммга азрак сөт савып алалар. Шуның өстенә авыл халкының эшкә сәләтле катламы Кәкре Күл" бүлеге фермасында эшләргә теләмиләр.
Әлбәттә инде, әйтеп үтелгәнчә, җитештерүнең артка тәгәрәвендә кешелек факторы, эшчеләр дисциплинасы да соңгы рольне уйнамый.
Шәхси секторның кырларны таптап йөрүе - икенче тема булды. Карасу, Иске Тимошкино, Татар Сөнчәлесе торак пунктларында шәхси хуҗалык терлекләре басу-кырларда иркенләп утлап йөри һәм шул рәвешле "ВАМИН-Аксу" һәм "Аксу Агро" ООО агрофирмалары чәчүлекләренә зыян салалар. Гражданнар җыенында билгеләп үтелгәнчә, киләсе елдан пайчылар белән килешүгә терлекләрнең басу-кырларны таптатуга бәйле өстәмә пункт керетләчәк, шуңа бәйле җир өлешләре хуҗалары аренда түләвеннән мәхрүм ителәчәк. "ВАМИН" агрофирмасы быел авыл халкына пай җирләрен арендага алган соңгы ике ел өчен 7,7 миллион сумлык исәп-хисап ясаган. Мюдлылар гына да 1,2 миллион сумлык ашлык алганнар. Ә "Аксу Агро" якын араларда шикәр комы белән исәп-хисап ясаячак.
Мәшгульлек үзәгенең һәр авыл хуҗалыгында эшсез гражданнарга ярдәм итүе сөйләшү өчен аерым тема булды. Өч ел эчендә 900гә якын кеше 100 миллион сум күләмендә реаль ярдәм алган. Үзмәшгульлек программасы буенча гына да-60 миллион сум. Авылда 12 программаның 9ы эшләде. Районда, болардан тыш, гаилә фермалары да үсеш ала. Гражданнар җыенында шулай ук су белән тәэмин итүгә, өстәмә скважиналар төзүгә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре биналарын ремонтлауга, кышкы чорда кечкенә авылларга илтүче юлларны кардан чистартуга, район үзәгенә кадәр автобус хәрәкәтен оештыруга, хуҗасыз этләрне атуга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Үз чиратында, бу көнне теге яки бу мәсьәләләрне хәл итүдә битарафлык күрсәткән кайбер авыл җирлеге җитәкчеләре район башлыгы һәм халык тарафыннан кискен тәнкыйтькә дучар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев