Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кәҗәләр өчен штраф

Аксубай бистәсе елдан ел төзекләндерелә, аның йөзе күзгә күренеп үзгәрә бара. Бу эшкә йөзләгән кеше үзеннән өлеш кертә. Алар жыештыралар, чистарталар, агачлар, чәчәкләр утырталар. Әмма урам буенча ирекле утлап йөргән терлек- туар тарафыннан аларның күп өлеше юкка чыга. -Моның бер чиге булырга тиеш,- дип белдерә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе җитәкчесе...

Аксубай бистәсе елдан ел төзекләндерелә, аның йөзе күзгә күренеп үзгәрә бара.


Бу эшкә йөзләгән кеше үзеннән өлеш кертә. Алар жыештыралар, чистарталар, агачлар, чәчәкләр утырталар. Әмма урам буенча ирекле утлап йөргән терлек- туар тарафыннан аларның күп өлеше юкка чыга. -Моның бер чиге булырга тиеш,- дип белдерә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе җитәкчесе Леонид Жуков. - Башкарма комитет Советы тарафыннан 2007 елның 15 апрелендә кабул ителгән муниципаль кагыйдәләргә нигезләнеп, йорт хайваннары бәйләүдә асралырга яки оештырылган көтүдә йөрергә тиеш. Кагыйдә бозучыларга карата катгый чаралар кулланылачак. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты үзәк, парк, аллеялар буйлап утлап йөрүче кәҗәләрне аулап, аларны муниципаль берәмлек территориясендә һәм аның чикләрендә ябып куячак.Терлекләрне кире хуҗалыкка кайтару өчен хуҗаларга башта штраф түләргә кирәк булачак. Штраф күләме ике меңнән өч мең сумга кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев