Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кешеләр – районның байлыгы

Милли Сабантуй бәйрәме алдыннан район башлыгы Камил Гилманов белән әңгәмә кору безнең өчен күркәм гадәткә әверелде. Кайчакта миннән: - Сезнең районда иң яхшы, уңай яклар нинди? - дип сорыйлар. Мин аларга: - Бездә кешеләр яхшы, теләсә кайсы очракта да алар ярдәмгә килергә әзерләр, - дип җавап бирәм. Мисалга, 2010 елның...

Милли Сабантуй бәйрәме алдыннан район башлыгы Камил Гилманов белән әңгәмә кору безнең өчен күркәм гадәткә әверелде.


Кайчакта миннән: - Сезнең районда иң яхшы, уңай яклар нинди? - дип сорыйлар. Мин аларга: - Бездә кешеләр яхшы, теләсә кайсы очракта да алар ярдәмгә килергә әзерләр, - дип җавап бирәм. Мисалга, 2010 елның коры җәен генә искә алыйк. Ул чакта да безнең уңган кешеләребез терлекләрнең баш санын саклап калу гына түгел, хәтта арттырырга да мөмкинчелек таптылар. Бер якка гына 250-300 чакрым юл үтеп Пермь, Киров, Самара, Мәскәү яны өлкәләрендә терлек азыгы хәзерләделәр.
Шул ук 2010 елда безнең район тагын бер сынау кичерде - бозлы яңгыр яву сәбәпле халык утсыз калды. Кешеләр табигать катаклизмнарына каршы торып, көнне-төнгә ялгап аз вакыт эчендә электр энергиясе бирүне җайга салдылар. Ул көннәрдә 600 дән артык электр тапшыргыч линия баганалары сафка бастырылды. Безнең район халкы алдына нинди генә бурыч куелмасын максатка ирешү өчен алар бөтен көчләрен биреп тырышачаклар.

- Камил Камалович, сезнең район башлыгы җитәкчесе булып эшли башлавыгызга биш ел тулды. Үзегезнең һәм сез җитәкләгән команда башкарган эшләр турында кыскача гына сөйләп китмәссезме икән. Нинди эшләр башкарылган, алда тагын нинди эшләр тора?
- Тарихка борылып карап, авыл хуҗалыгы безнең өчен беренче пландагы проблема булды дип әйтер идем. Ул вакытта 100 гектарга 14 шартлы баш терлек туры килүе - республикада иң түбән процентлы күрсәткеч иде, ә бүген исә без уртача республика күрсәткеченә ирештек - 100 гектарга 18 баш туры килә.
30-40 ел элек төзелгән мәктәпләр, балалар бакчалары, башка социаль объектлар безнең өчен икенчел проблема булды. Аларның күбесе авария хәлендә, ишелү куркыны тудырып ашыгыч рәвештә ремонт таләп итте. Биш ел эчендә үз көчебез белән 18 мәктәпне, 6 балалар бакчасын ремонтлауга ирештек. Иске Тимошкино, Иске Ибрай, Беловка һ.б. торак пунктларда балалар бакчаларын ремонтладык.


Халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү проблемасы да кискен торды. Хәтта район үзәгендә дә суга кытлык сизелде. Суүткәргечләр сузып, туксаннан артык су скважинасы куярга туры килде. Әлеге эшләр зур һәм кечкенә авылларда башкарылды. Әйтергә кирәк, бу программа хәзер дә гамәлдә һәм без әлеге юнәлештә эшне дәвам итәбез.
Торак пунктларны район үзәге белән тоташтыручы юллар коточкыч иде. Әлеге еллар эчендә 16 торак пункты, атап әйткәндә, Пионер, Алексеевка, Федоровка, Тарханка, Сидул Ерыклы, Рус Кармәте, Иляшкино, Енорускино авылларын каты түшәмәле юллар белән тоташтырдык. Емелькино янында юл төзү эшен тиз арада башлыйсы бар, моңа проект-смета документлары әзер инде.

Торак пунктларда ФАПлар төзедек, күбесендә капиталь ремонт үткәрелде, быел тагын ике медицина объектын файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Төзекләндерүгә дә зур игътибар бирдек. Район үзәгендәге төп мәйдан матурайды, биредә ике паркны төзекләндерү буенча эш алга таба да дәвам итәчәк. Коры агачларны кисеп, яңаларын утырту эше алып барыла, чәчәк түтәлләре булдырылды, законсыз чүплекләр тәртипкә китерелде. Торак пунктларның күпчелегендә парклар пәйда булды. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Иске Кыязлы, Түбән Баланда, Иске Тимошкино, Трудолюбово авылларының йөзе үзгәрде.
Район бюджетын тулыландыру - иң мөһим бурычларның берсе. Җир милекчеләре белән эшләү - шуңа бәйле юнәлешләрнең берсе. Гомумән алганда җир эшкәртүдән район бюджетына кергән табыш 25 процентны тәшкил итә иде. Җир кишәрлекләренең законлы хуҗаларын билгеләү һәм җирләрне теркәү буенча күләмле эш алып бардык. Нәтиҗәсе күз алдында - бүген бюджетка 80 проценттан артык табыш керә. Бу эш тә шулай ук дәвам итә.
Гражданнар иминлеге өчен бюджет һәм бюджеттан тыш средствога алга таба да бик күп эшләр башкарырга була әле.

- Камил Камалович, Сабантуйның иң төп гаеплеләре - ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре. Сабантуйны алар нинди нәтиҗәләр белән каршылыйлар, шул турыда сөйләп китсәгез иде?
- Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, инвесторларга, гомумән, җирдә тир түккән барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтәсем килә. Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр түбән булуга карамастан, алар игенчелектә дә, терлекчелектә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, планлы эш алып баралар. Узган ел һәм быел терлекләр саны, сөт, ит җитештерүне арттыручылар, ә бу әлеге өлкәдә хезмәт хакының артуына китерде, салымнар вакытында күчерелә, авылда социаль юнәлеш турында да онытмыйлар.
Монда инвестор Рәис Әхмәт улы Сөләйманов җитәкчелек иткән «Агроинвест» ААҖ УК эшен билгеләп үтәсем килә. Алар бүлекчәсе булган «Аксу Агро» ООО чәчү эшләрен беренчеләрдән булып тәмамлап, азык әзерләүгә дә беренчеләрдән булып кереште. Терлекчелек комплексында 20 тоннадан артык сөт савалар. Агрофирма 3400 гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчте. Хезмәт хакы арта, материаль-техник база яхшыра бара. Монда барысына да авыл хуҗалыгы аксакалы, тәҗрибәле, җаваплы җитәкче Вәлиҗан Җәлалетдинов идарә итә.
Финанс авырлыкларына карамастан, «ВАМИН-Аксу» ООО чәчү кампаниясен уңышлы төгәлләде. Бүген биредә чәчүлекләрне тәрбияләү, кышкылыкка азык хәзерләү белән шөгыльләнәләр. Агрофирмага, авыл хуҗалыгы эшенә бөтен күңелен биреп, эшкә аңлап якын килә белгән Искәндәр Зәйдуллин җитәкчелек итә. Бүлекләрнең тәҗрибәле башкарма директорлары - Василий Канонов, Габдулла Гатин, Арслан Шәһивәлиев һ.б. аның беренче ярдәмчеләре.
Соңгы елларда «Аксубай Продкорпорациясе» ОООда алга китеш нык сизелә. Агрофирма сөт җитештерүдә көтелгәннән артып китте. Көненә 10 тоннадан артык сөт тапшырыла. Заһит Ганиев җитәкче булып килү белән, аның тәҗрибәле, хезмәт сөючәнлеге бәрабәренә кешеләрне үз тирәсенә туплап, сөт җитештерүне икеләтә арттыруга иреште. Мөгезле эре терлекләр санын арттыру буенча ул максатчан юнәлешле эш алып бара. Кыр эшләрен югары сыйфат белән кыска срокларда төгәлләделәр.


Хуҗалыклар арасында «Алтэкс» агрофирмасына да рәхмәт әйтәсе килә. Аның инвесторы Алмаз Заһидуллин элеккеге Вахитов исемендәге колхозны үз канаты астына алды. Чыгымнар тотып, хуҗалыкны гына саклап калмыйча, Иске Кыязлы авылы тормышын да җайга салды. Техника, көтүне яңарту өчен терлекләр сатып алынган. Башкарма директор Мансур Минебаев җитәкчелегендә чәчүне уңышлы төгәлләп, печән хәзерләүгә керешкән бердәм коллектив эшли.
«Алтай» ООО авыл хуҗалыгы производствосында аерым юнәлеш алды. Аның җитәкчесе Иван Шугаев атлар асрау һәм ат спортына зур игътибар бирә. Актай атлары республикада гына түгел, Россия буенча үткәрелгән абруйлы ярышларда да призлы урыннар яулыйлар.
Терлекчелек тармагына килгәндә, монда ит юнәлешенә зур игътибар бирелә. Шулай ук игенчелектә дә уңышлар яхшы.
Алексей Чукин җитәкләгән «Колос» ООО да авырлыклар алдында тез чүкми. Үзенең хуҗалыгын алга җибәрү өчен ул яңа алымнар эзли. Авылдашларына эш урыннары булдыра. Авылның социаль-төзекләндерү турында да онытмый.
Анатолий Савинов «Аксубайсервис» ОООны упкын төбеннән тартып чыгарды дисәк тә ялгыш булмас. Техника паркы мактанырлык булмаса да, оешма ел саен зур мәйданнарда әче туфракка известь кертүне яхшы сыйфат белән башкара, ярдәмче хуҗалык та алып бара.


Фәрхат Аюпов җитәкчелек иткән авыл производствосы өчен кадрлар әзерләгән 88 нче һөнәри лицей да үз маркасын югалтмый. Монда игенчелек тиешле дәрәҗәгә куелган, укучыларның да нәтиҗәләре яхшы. 2011-2012 уку елы лицей өчен уңышлы булды Бинага капиталь ремонт ясалды, территориясен өлге итеп тота.
Ә менә якын көннәрдә генә ПЛ-88 башка дәрәҗәгә күчте - техникум статусы алды.
Милекчелекнең кече төрләре дә авыл хуҗалыгында үз урыннарын таптылар һәм уңышлы гына үсеш алалар. Монда Петр Погодин, Рәфис Сәгыйров, Гайфетдин Сираев, Марат Сафин, Ильяс Сөйләйманов, Галина Семенова, Эдуард Ильин һ.б. билгеләп үтәсе килә.
17 гаилә фермасы уңышлы гына эшләп килә һәм быел тагын бишне төзү эше алып барыла.


- Шуның белән беррәттән районда төзелеш, мәгариф, сәламәтлек һәм мәдәният өлкәләрендә дә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Ирешелгән икътисадый казанышлар халыкка уңайлыклар тудыру өчен файдаланылырга тиеш. Һәм без матур киләчәк өчен инфраструктура һәм кешеләр өчен шартлар тудырырга тырышабыз.
Мәгарифне генә алыйк. Соңгы елларда әлеге өлкәдә мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина тырышлыгы белән зур үзгәрешләр булды. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын ремонтлау белән бергә укучыларның белем дәрәҗәсе, сәләте, укытучылар квалификациясе елдан-ел арта. Яулаган грантлар, бүләкләр, рәхмәт хатлары, төрле олимпиадаларда җиңүләр, югары уку йортларына керүчеләр санының арта баруы да шул турыда сөйли.
Юллар - тормышта иң кирәкле шартларның берсе дип саныйм, бу да шулай ук мөһим бурыч. Бу юнәлештә дә күләмле эшләр алып барыла. Безгә 250 километр юлны яхшыртасы - нормаль торышка китерәсе, яңаларын төзисе бар.
Бу юнәлештә Фәнис Сафин җитәкләгән «Татавтодор» филиалы зур өлеш кертә.
Районның төзелеш оешмалары соңгы биш елда ел әйләнәсе өйләрне капиталь ремонтлау, социаль объектлар төзү эшләре белән мәшгуль. Төзелеш оешмалары җитәкчеләре Хәлит Зәйдуллин, Илгизәр Хәмидуллин, Илдус Исхаков үз эшчеләре белән уннарча объектны аякка бастырдылар.
Район үзәге хастаханәсенә капиталь ремонт ясауга, модернизацияләүгә 50 миллион сумнан артык средство салынган.
ФАПларның хезмәт күрсәтүен яхшырту алып барыла. Медицина җиһазлары яңартыла. Район хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов җитәкчелегендә халыкка табиблык ярдәме күрсәтелә. Әмма табибларга, урта медицина хезмәткәрләренә кытлык нык сизелә. Шуңа бәйле максатка юнәлешле эш алып барабыз, медицина учрежденияләрен тәмамлаучыларны җәлеп итәргә, үзебезнең район укучыларын укырга җибәрергә тырышабыз.
Районның мәдәният тормышы турында да әйтеп китәргә кирәк. Авыл клубларын ремонтлау буенча эш башкарылды. Емелькинода тагын бер шундый үзәк төзелә.


Безнең үзешчән артистларыбыз һәр елны бәйге-фестивальләрдә катнашып, җиңү яулыйлар, лауреат булалар. «Калина», «Уяв», «На завалинке» һ.б. коллективларны билгеләп үтәргә мөмкин. Районның ветераннар хәрәкәте җитәкчесе, ихтирамга лаек, тынгы белмәс Евгений Копанев үзе иҗат иткән җырлары, гармунда шәп уйнавы белән Бөтенрәсәй һәм халыкара фестивальләрдә районны, республиканы еракларга таныткан кеше. Ветераннар рәисе вазыйфасында да ул район тормышын матурлауга үзеннән зур өлеш кертә.
- Соңгы елларда авыл җирлекләрендә, урыннарда активлык күзгә ташлана. Кешеләр күп нәрсәне булдыра алуларын һәм күп нәрсә аларга бәйле булуын аңлый башладылар.
- Дөрес. Соңгы вакытта урыннарда активлык сизелә. Авыл җирлекләре тырышлыгы белән авылларда уңай якка үзгәрешләр сизелә. Материаль-техник базаны тулыландыру, хезмәт хакын арттыру, эш урыннары булдыру - барысы да җирле үзидарә башлыклары эшенә бәйле.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, соңгы биш елда күзәтелгән төзелеш, ремонт, төзекләндерү эшләре авыл җирлеге башлыкларының актив катнашында алып барылды.
Моның өчен әлеге эшләргә юнәлеш биреп торган район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллинга, эшне оешкан төстә алып барганнары өчен авыл җирлеге башлыклары Николай Степанов, Фәһим Кәбиров, Надежда Айдова, Энҗе Хөснуллина, Илшат Заһидуллин һәм башкаларга рәхмәт әйтәсе килә.


-Камил Камалович киләчәккә булган планнарыгыз район халкына һәм безнең газетаны укучыларга нинди теләкләрегез бар.
-Киләчәккә планнар зурдан: һәрбер торак пунктка асфальт юл кертәсе, кешеләргә уңайлы тормыш шартлары тудырасы, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын саклап каласы, демографик хәлне яхшыртып, яңа эш урыннары булдырасы, кече һәм урта бизнесны үстерәсе иде. Шулай ук алга таба да ветераннарыбызга күбрәк игътибар күрсәтәсе, уңайлы йортлар төзисе бар. Авыл хуҗалыгы тармагында терлекләрнең баш санын һәм җитештерүчәнлекне, бистәне төзекләндерүне дәвам итәргә кирәк. Һәрбер башлангычны хуплап каршы алып, аны тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен белгечләргә, коллегаларыма, аеруча район халкына зур рәхмәт.
Очрактан файдаланып, Сабантуй бәйрәме алдыннан барлык аксубайлыларга һәм кайткан кунакларга сәламәтлек, уңышлар, гаиләләрендә иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим.
Барыгызны да Сабан бәйрәме белән котлыйм һәм д бәйрәмгә чакырып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев