Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кем ничек ял итә?

Район үзәгенең предприятиеләре һәм оешмалары да 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Әмма төрле хәлләр килеп чыгарга, кемгәдер ашыгыч рәвештә хастаханәгә, пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә туры килергә мөмкин. Бу хезмәтләр бәйрәм көннәрендә ничек эшләячәк соң? Пенсия фонды - 2011 елның 31 декабрендә гражданнарны кизү тору режимында сәгать 12 гә...

Район үзәгенең предприятиеләре һәм оешмалары да 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Әмма төрле хәлләр килеп чыгарга, кемгәдер ашыгыч рәвештә хастаханәгә, пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә туры килергә мөмкин. Бу хезмәтләр бәйрәм көннәрендә ничек эшләячәк соң?


Пенсия фонды - 2011 елның 31 декабрендә гражданнарны кизү тору режимында сәгать 12 гә кадәр кабул итә, 1 гыйнвардан 9 ына кадәр гражданнарны кабул итү һәм белешмәләр алу телефоныннан аңлатмалар бирү гамәлгә ашырылмый, 2012 елдан 6 гыйнвар көнне исә эшләүче пенсионерга җирләү өчен бирелә торган пособиене оформить итү буенча кизү режимында 12 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итү оештырыла.
Район үзәк хастаханәсе - бәйрәм көннәре вакытында 5 гыйнвар көнен тулы эш көне итеп игълан итте. 7 гыйнвар - бәйрәм көненең шимбәгә туры килүе сәбәпле, ял көне дүшәмбегә күчерелә. Шул рәвешле, район үзәк хастаханәсе 9 гыйнвар көнне дә гадәттәгечә эшли.
Район газетасы да каникул көннәрен бер көнгә кыскартып - 5 гыйнвар көнне эшли "Россия Почтасы" бары тик 1, 2 һәм 7 гыйнвар көннәрендә генә ял итә. Калган көннәрдә гадәттәгечә режимда эшли.
Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге ял көннәре вакытында кизү тору режимында 4, 5 һәм 6 гыйнвар көннәрендә эшли.
Теркәү палатасы - 31 декабрьдә 13.00 сәгатькә кадәр документлар кабул итүне гамәлгә ашыра, каникуллар 10 гыйнварга кадәр дәвам итә.
"Саклык банкы" 31 декабрь көнен кыска эш көне итеп игълан итте, 4, 5 гыйнвар көннәрендә банк 9 дан 14 сәгатькәчә эшли, 9 гыйнвар - тулы эш көне.
"Ак Барс" банкы каникулдан 10 гыйнварда гына чыга. 10 гыйнварга кадәр кредитлар түләүгә килгәндә, банк исә бу турыда алдан ук кайгыртырга һәм счетка акча күчерергә тәкъдим итә, акчаны счеттан билгеле көнне кредит түләү өчен салдырачаклар (бу турыда 31 декабрьгә кадәр банкка чылтыратып төгәлрәк белешергә кирәк).
"Россельхозбанк" та каникул көннәрендә тулысынча ял итәчәк. Банк клиентларын бу турыда алдан ук кисәтеп, кредитларны алдан ук декабрь азагында гыйнвар ае өчен түләргә тәкъдим иткәннәр.
Полиция, Ашыгыч ярдәм, Янгын часте, Газ хезмәте исә һәрвакыттагыча тәүлек әйләнәсе эшләячәк!
Бәйрәм көннәре сезгә күңелсезлекләр алып килмәсен, яңа ел каникуллары бары тик шатлыклы, күңелле мизгелләр белән генә истә калсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев