Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кайда тәртип–шунда чисталык

Иске Үзи авылы җирлегендә Аксубай муниципаль районы авыл жирлекләре башлыклары киңәшмәсе үтте. Киңәшмәнең төп темасын төзекләндерү эшләре мәсьәләсе алып торды. Биредә әлеге юнәлештә нинди эшләр башкарылуын район башлыгы Камил Гилманов та, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин һәм киңәшмәнең башка катнашучылары да Иске Үзи авылына кергән уңайда ук күрделәр. Авыл урамнарында шимбә...

Иске Үзи авылы җирлегендә Аксубай муниципаль районы авыл жирлекләре башлыклары киңәшмәсе үтте.


Киңәшмәнең төп темасын төзекләндерү эшләре мәсьәләсе алып торды. Биредә әлеге юнәлештә нинди эшләр башкарылуын район башлыгы Камил Гилманов та, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин һәм киңәшмәнең башка катнашучылары да Иске Үзи авылына кергән уңайда ук күрделәр. Авыл урамнарында шимбә өмәләре үткәрелгән, бөтен җирдә тәртип. Әмма авылны төзекләндерү шимбә өмәләре белән генә чикләнми. Авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова сүзләренә караганда, соңгы елда гына да биредә бик күп эшләр башкарылган-балалар бакчасының түбәсе ремонтланган, Иске Үзи зираты коймасы яңартылган, Яңа Мокшинода җирләү өчен кирәк булган әйберләрне саклый торган урын булдырылган, авыл яшелләндерелгән, быел исә 9 майга кадәр Яңа Мокшинода сугышта һәлак булучылар истәлегенә обелиск кую, Яңа Баландада зиратны һәм чишмәне төзекләндерү, суүткәргечләрне өлешчә алмаштыру, Иске Үзидә урам яктырткычларын исәпләү җиһазы урнаштыру планлаштырыла.
Бүгенге көндә Иске Тимошкино авыл җирлеге төзекләндерү планында иң яхшысы булып тора. Җирлек башлыгы Федор Степанов, тәртип салуда авыл кешеләре үзләре тырышлык куйдылар, дип белдерде. Авыл җирлекләре хезмәткәрләре бары тик үзәк урамнарда тәртип урнаштыру белән генә мәшгуль, тулаем алганда исә һәр урамга урам комитетлары беркетелгән, ә биш торак пунктта исә старосталар да билгеләнгән. Апрель аенда һәр кешегә янгын куркынычын кисәтү турында белешмә тарату әлеге торак пунктта гадәтигә әйләнгән. Монда ике ДПО эшли, янгын сүндерү машиналары бар, ә гражданнар җыенында автомашинаны тоту һәм шоферга түләү өчен һәр йорттан икешәр йөз сум акча җыю турында карар кылынган.
Урам буйлап утлап йөргән терлекләр, санкциясез чүплекләр барлык авыл җирлекләре өчен дә беренчел проблема булып кала бирә.
-Кеше яши икән, проблемалар, хәл итәсе мәсьәләләр чыгып кына тора. Әмма без аларны хәл итәргә тырышачакбыз,-ди Федор Степанов.
Җирлек башлыгы Энҗе Хөснуллина Иске Татар Адәмсуы җирлеге эше турында сөйләде. Былтыр биредә Такталы һәм Иске Татар Адәмсуы мәктәпләрендә, авыл җирлегенең административ бинасында ремонт ясалган. Быел Яңа Адәмсуы һәм Такталы мәктәпләрендә ремонт үткәрү, Түбән Татар Майнасында балалар бакчасы-мәктәп комплексын төзү планлаштырыла.
Авыл җирлекләрендә төзекләндерүгә бәйле зур эшләр башкарыла. Болар-Емелькино авылындагы күпфункцияле мәдәни үзәк, Васильевка, Чуаш Енорускиносындагы фельдшер-акушерлык пунктлары, Аксубайда "бер тәрәзәдән" хезмәт күрсәтү мөмкинлеге биргән җир һәм күчемсез милекне теркәү эшләрен гамәлгә ашырган күпфункцияле үзәк кебек социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары. Әмма хәл ителмәгән проблемалар да аз түгел әле, беренче чиратта, буш җирләрне теркәү һәм мөлкәтне барлау.
Торак фондын барлауга бәйле эш торышы турында икътисад буенча район башлыгы урынбасары Рәис Галиев сөйләде.
-Торак фондын барлау-ул салымнар салу, ә бу, табигый ки, район бюджетын тулыландыру, -дип билгеләп үтте Рәис Галиев.-Җир участокларын исәпкә алу һәм барлау үткәрергә яки җир хуҗаларына участокларны үз милекләренә теркәү яки авыл җирлекләре балансына кую турында искә төшерергә кирәк.
Район башлыгы Камил Гилманов җыелучыларга, элек җирнең 23 проценты гына табыш китергән булса, хәзер исә әлеге сан 87 процент тирәсе тәшкил итә, дип искәртте.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Светлана Крайнова хуҗасыз җирләр һәр авыл җирлегендә бар, әмма аның башка теләсә нинди объект кебек хуҗасы булырга яки хуҗасыз җир буларак исәпкә куелырга тиешлеге турында сөйләде.
-Бүгенге көндә без БТИ, Теркәү палатасы, Росреестр мәгълүматлар базасы белән чагыштырулар алып барабыз һәм мондый җирләр, объектлар барлыгын ачыклыйбыз. Аларны оформить итү эшен азагына чаклы җиткерергә кирәк. Һәр авыл җирлеге территориясендә, мисалга, Аксубайда Бау ишү заводы, Иске Үзи һәм Савруш авылларында идарә биналары, Иске Ибрайда балалар бакчасы кебек ишелеп төшү куркынычы янаган ташландык биналар, корылмалар бар. Канун буенча мондый объектлар тотып алынган һәм аларга кисәтү табличкалары эленгән булырга тиеш. Берәр күңелсез хәл килеп туганда-сезгә җавап бирергә туры киләчәк,-дип кисәтте Светлана Крайнова.
Быел район үзәгендә кыска вакыт эчендә җир участокларын, объектларны һәм милекне теркәү өчен уңайлы булган Күпфункцияле үзәк эшли башлады. Авыл җирлекләре башлыклары нотариаль контораны да күпфункцияле үзәктә урнаштыру мәсьәләсен күтәрделәр һәм килешүләр төзүгә дәүләт пошлинасы түләү өчен терминал урнаштыру тәкъдиме белән чыктылар. Дәүләт пошлинасы түләү өчен халыкка әлегә банкка барырга кирәк. Район башлыгы әлеге мәсьәләне дә игътибарга алды.
Муниципаль районнар составында авыл җирлекләре барлыкка килүдән алып ун елга якын вакыт үткән.
-Барлык мәсьәләләр буенча да без акрынлап хокукый үзәккә керә барабыз,-диде район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин.-Бүгенге көндә күпчелек авыл җирлекләре хисабында нинди дә булса эшләр башкару, авылны төзекләндерү өчен средство бар. Акча чыгарып салгач кына табыш керәчәге һәркемгә билгеле. Бу шулай җирләрне, объектларны оформить итүгә дә кагыла. Иртәме-соңмы, алар бюджетка табыш китерәчәк.
Авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәсе Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган һәм үткән ел беренче тапкыр үткәрелгән 21 апрель -Җирле үзидарә көне алдыннан булып үтте. Киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләр урыннарда авыл җирлекләре эшенең ни дәрәҗәдә күпкырлы һәм киңкүләмле булуын тагын бер кат исбатлады. Ә бит тулаем район йөзе һәр авыл җирлегендә башкарылган эшләр исәбенә бәйле.


-Авыл җирлекләренең үз транспортлары булмаган вакытлар да бар иде-без, ниһаять, җирлек проблемаларын хәл итү өчен сезне транспорт белән тәэмин итү җаен таптык. Һәр авыл җирлегендә төзекләндерү мәсьәләләре хәл ителә, авылларда тормыш җайга салына. Бу, һичшиксез, сезнең тырышлык. Сез халык белән эшне оештыра да, спонсорларны җәлеп итә дә, инвесторлар белән эшли дә белдегез. Авыл җирлегендә булган һәр нәрсә сезнең карамакта булырга тиеш,-дип билгеләп үтте Камил Гилманов җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Камил Гилманов, бүгенге көндә һәр авыл җирлеге башлыгының үзенең лаеклы абруе бар, дип билгеләп үтеп, иң яхшыларның исемнәрен атарга да онытмады. Алар арасында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе җитәкчесе Леонид Жуков, Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров, Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова, Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев