Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске Ильдеряк осталары кәгазьдән эшләнгән әйберләрдән торган күргәзмә оештырдылар

Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәмдә Иске Ильдеряк мәдәният йортының «Оста куллар» студиясе эшләнмәләре дистәләгән кунакларның игътибарын үзенә җәлеп итте.

Экспозициядә район мәдәният йоты фойесында тәкъдим ителгән күргәзмәдә авыл мәдәният йорты белгечләре Татьяна Зайцева, Елена Пикалова һәм студия дәресләрендә катнашучыларның эшләре куелган иде. Болар – өй бизәү, төрле көнкүреш әйберләре, тартмачыклар, вазалар һәм хәтта кәгазьдән ясалган самавыр. Аларның барысы да матурлап, бизәп, тәфсилләп эшләнгән һәм аларның нинди материаллардан ясалганын беркем дә күз алдына китерә алмый.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларга җитештерү технологиясе турында сөйләделәр, эш өчен әзерләнгән «материаллар»ны күрсәттеләр. Бу гадәттә мичкә ягыла яисә ташлана торган иске газеталар. Осталарның уңган куллары, фантазия һәм тырышлык кулланып, аларны чын сәнгать әсәрләренә әйләндергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев