Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Икмәкне җыеп бетерәбез дә, мәктәпкә китәбез

Каникуллар - ял итү генә түгел, ә акча эшләү чоры да. Акча эшләү мөмкинлегенә балалар аеруча куаналар, чөнки теләгән нәрсәне сатып алырга була. Без үзебез укыганда, мәсәлән, шикәр чөгендере плантациясендә эшли идек, малайлар урман полосаларын эшкәрт-теләр яки кирпеч заводында хезмәт куйдылар. Хәзер исә авыл балалары ындыр табагында акча эшлиләр. Чуаш...

Каникуллар - ял итү генә түгел, ә акча эшләү чоры да.
Акча эшләү мөмкинлегенә балалар аеруча куаналар, чөнки теләгән нәрсәне сатып алырга була. Без үзебез укыганда, мәсәлән, шикәр чөгендере плантациясендә эшли идек, малайлар урман полосаларын эшкәрт-теләр яки кирпеч заводында хезмәт куйдылар. Хәзер исә авыл балалары ындыр табагында акча эшлиләр.
Чуаш Адәмсуында яшәүче унбер бала көн саен авыл очына ашыга.
-Әйе, ындыр табагында укучылар эшли,-дип сөйли "Колос" предприятиесе җитәкчесе Алексей Чукин.-Аларның вак-төяккә акча эшләү генә түгел, ә инде мәктәпкә кием-салым алу өчен дә акча эшләү мөмкинлеклә-ре бар. Балалар, тиешенчә дүрт сәгать эшлиләр. Бала чакта үзебез дә шунда үстек, дияргә була. Урак вакытында ындыр табагында куна кала идек.
Ындыр табагы янында велосипедлар бастырылган. Бер төркем яшүсмерләр бөртек өеме янында бөтерелә. Кайберәүләр - чиләк, икенчеләре көрәк белән эшлиләр. Командада Алексей Николаевичның балалары-унҗиде яшьлек Ксения һәм ундүрт яшьлек Яна эшли. - Эш авыр түгелме,- дип сорыйм балалардан. Алар исә бертавыштан "Юк!" дип җавап кайтардылар.
-Безгә эш хакы түлиләр,-дип сөйли техникум студенткасы. Узган елда җәйге чорда мин дүрт мең сум акча эшләдем.
Балалар удар темпта эшлиләр. Аягында нык торган "Колос" хуҗалыгы кырларында урып-җыю эшләре башланды гына әле. Монда 300 гектарда көзге культураларны, 400 гектарда сабан культураларын җыеп алырга кирәк. Җыеп алган уңышның бер өлешен орлыкка салырга, беразы алган техника өчен бурыч түләүгә китәчәк. Быел Алексей Чукин берничә техника сатып алган.
"Колос" хуҗалыгы басуында Александр Моисеев идарә иткән "Нива" комбайны эшли. Җитәкче сүзләренә караганда, балалар бик җитез эшлиләр, хәтта комбайн да бөртекне суктырып өлгертә алмый.
-Балалар эшләрен тиз тәмамлыйлар, аларга дүрт сәгать эшләргә туры да килми,-дип сөйли Алексей Николаевич.
Ындыр табагы янында өстәл һәм эскәмияләр тора. Монда балалар телевизор, ДVД карап ял итәләр. Менә нинди шәп ындыр табагы бу!
Хуҗалыкның "Чирмешән" бүлегендә дә яшүсмерләр эшли. Унынчы сыйныф укучылары Василий Тимкин, Денис Падимиров бөртекне сортларга аералар, КамАЗ әрҗәсендә Петр Романов ашлыкны төзәтеп тора. Янәшәдәге өемдә апалы-сеңелле Ольга һәм Люба Илюшкиналар хезмәт куя.
-Мин икенче ел эшлим инде,-дип сөйли Люба,-узган елда ике атнада дүрт мең сум акча эшләдем.
Бүлек управляющие Дамир Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, яшүсмерләр өчен эш шартлары уңай. Ындыр табагыннан ерак түгел-ашханә, монда балалар тамак ялгыйлар, кайнатма белән чәй эчәләр.
Авыл балаларының компьютер алдында утырырга вакытлары юк. Ә район үзәгендә яшәүчеләр вакытларын ничек үткәрәләр икән?
-Компьютерлар ремонтлыйм, программалар төзим, моның өчен акча күп сорамыйм,-дип сөйли Аксубайда яшәүче Александр.
-Бик зур хезмәт куймыйча ике мең сум акча эшләдем-дус кызларым белән җир җиләге җыйдык, аны таныш-белешләргә саттым,-ди Ирина. -Көзен гөмбә җыеп сатам.
Менә шул, җәй-ул ял итү чоры гына түгел, акча эшләү вакыты да. Тик моның өчен бераз тырышырга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев