Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Икесенә бер юл

"Аксу Агро" агрофирмасы механизаторлары Рифкать Сөләйманов һәм Фәнис Әхмәтсафин мәктәптә дә бергә укыйлар. Тормышта да бер юлдан китеп, игенче һөнәрен сайлыйлар. Алар Иске Ибрай мәктәбе базасында эшләп килгән һөнәри-техник училище ( ул вакытта шундый курслар бар иде) филиалының беренче чыгарылыш укучылары. Менә шул көннән алып алар егерме елдан артык игенчелектә...

"Аксу Агро" агрофирмасы механизаторлары Рифкать Сөләйманов һәм Фәнис Әхмәтсафин мәктәптә дә бергә укыйлар.


Тормышта да бер юлдан китеп, игенче һөнәрен сайлыйлар. Алар Иске Ибрай мәктәбе базасында эшләп килгән һөнәри-техник училище ( ул вакытта шундый курслар бар иде) филиалының беренче чыгарылыш укучылары. Менә шул көннән алып алар егерме елдан артык игенчелектә җиң сызганып хезмәт куялар. Тракторчылар язын һәм көзен культуралар чәчәр алдыннан туфрак эшкәртү белән шөгыльләнәләр, ә җәен куәтле "Нью-Холланд" тракторында парга калдырылган участокларны сөрәләр.
-Рифкать Сөләйманов һәм Фәнис Әхмәтсафин-алдынгы, уңган механизаторлар. Үзләренә тапшырылган эшне намус белән башкаралар, чәчү җирләрен сыйфатлы хәзерлиләр. Ә бу, әлбәттә инде, культураларның уңдырышлылыгында яхшы яктан чагылыш таба,-дип сөйли "Аксу Агро" агрофирмасы баш инженеры Шәүкәт Вәлиуллин.
Кышкы чорда кыр экипажы барлык агрегатларны да язгы чәчү кампаниясенә ышанычлы ремонтлады, җир өлгерүгә үк алар тракторларны беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы басуларына алып чыгачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев