Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игенче бурычы–үстерелгәнне саклап калу

Районда урып-җыю-транспорт комплексының 2013 ел уңышын җыеп алуга әзерлеге тикшерелде. Техниканың урып-җыю кампаниясенә әзерлеген авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Хәлил Хәлимов җитәкләгән махсус комиссия бәяләде. Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру һәм игенчелек буенча белгечләр Ян Клетенков һәм Алмаз Галәветдинов, механикалаштыру буенча киңәшче Александр Горбунов, бүлек начальнигы-ТР Дәүләт...

Районда урып-җыю-транспорт комплексының 2013 ел уңышын җыеп алуга әзерлеге тикшерелде.


Техниканың урып-җыю кампаниясенә әзерлеген авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Хәлил Хәлимов җитәкләгән махсус комиссия бәяләде. Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру һәм игенчелек буенча белгечләр Ян Клетенков һәм Алмаз Галәветдинов, механикалаштыру буенча киңәшче Александр Горбунов, бүлек начальнигы-ТР Дәүләт техника күзәтүе Идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Газинур Зәйдуллин бар иде.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең урып-җыю эшләренә әзерлегенең барлык үзенчәлекләре дә бәяләнде. Комиссия әгъзаларын комбайннар, автотранспорт, ашлык складлары, ындыр табагы, үлчәү җиһазларының техник торышы, уракта катнашучыларны материаль бүләкләү, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре кызыксындырды. Алга китеп шуны әйтәсе килә, тикшерү комбайннарның уракка әзерлеген, игенчеләрнең кәефе күтәренке булуны билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре билгеләп үткәнчә, барлык районнарда да хәл шулай яхшы түгел.
График буенча беренче-"Продкорпорация" агрофирмасы. Әлеге хуҗалыкның эшләре белән танышканнан соң, аның әлеге җаваплы кампаниягә ышанычлы әзерлеген билгеләп үтәсе килә. Комбайннар ремонтлауга ике миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Комиссия билгеләп үткәнчә, агрофирма бүлекчәсенең ындыр табагы яхшы торышта, уракта катнашучыларга түләү һәм хезмәт күрсәтү мәсьәләләре төптән уйланылган,
-Аксу Агро" агрофирмасында 15 комбайн әзерлек линейкасына куелган инде. Монда бүлекчә җитәкчеләре, комбайнчылар, механизаторлар, шоферлар җыелган иде. Техниканы караганнан соң, чарада катнашучылар бер комбайн мисалында суктыру вакытында бөртек югалтуга тикшерү үттеләр. Комиссия әгъзалары барлык комбайнчыларны да герметиклылыкка игътибар итүгә чакырдылар, чөнки быел мул уңыш алуга исәп тотып булмый, шуңа да бункердагы һәр бөртекне саклау зарур.
-Быелгы урак катлаулы булыр, мөгаен,-дип мөрәҗәгать итте игенчеләргә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Хәлил Хәлимов.-Бүген иң мөһим бурыч-уңышны югалтуларсыз җыеп алу. Барлык техниканың да эше нәкъ менә уңышны саклауга юнәлдерелергә тиеш. Урак киеренке булачак, чөнки бер комбайнчы өчен гектарга якын бөртек культуралары мәйданы туры киләчәк.
"Аксу Агро" агрофирмасы генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов әлеге җаваплы кампания алдыннан игенчеләргә фатихасын бирде.
Ул билгеләп үткәнчә, хуҗалыкта быелгы коры җәйдә мул уңыш алу өчен бөтен нәрсә эшләнгән, инвестор ярдәме белән кырлардан яхшы уңыш алу мөмкинлеге бар. "Агроинвест" көзге кыр эшләренә урып-җыю техникасын әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән. Комбайннарны ремонтлауга инвестор дүрт миллион сумга якын акча бүлеп биргән. Хәзер исә уңыш язмышы игенчеләр кулында.
Чыгыш ясаучылар урып-җыю эшләрен уңышлы алып бару мәсьәләләренә тукталдылар, иминлек техникасын төгәл үтү кирәклеген искә төшерделәр. Техниканы караганнан соң, комиссия хуҗалыкның ындыр табагын тикшерде, аның уңышны кабул итүгә әзерлеген билгеләп үтте.
Бәяләү күрсәткечләре буенча әлеге агрофирма иң зур баллга лаек булды. Комиссия шулай ук "ВАМИН -Аксу" агрофирмасының урып-җыюга җәлеп ителәчәк техниканың әзерлеген дә тикшерде. Аның эшенә югары бәя биреп, белгечләр агрегатлардан нәтиҗәле файдалану буенча берничә киңәш бирделәр. Техниканы караганнан һәм эшләп торган комбайнның бөтен узеллары эшен тикшергәннән соң, комиссия әгъзалары уракта катнашучылар белән әңгәмә кордылар. Агрофирма директоры Искәндәр Зәйдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсе начальнигы Хәлил Хәлимов билгеләп үткәнчә, быел гектарлар артыннан куу мәгънәсезлек. Бүген иң мөһиме-урак эшләренең сыйфаты, уңышны саклап калу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев