Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яз айларында Татарстанда яшәүчеләрне кыскартылган дүрт эш атнасы көтә

Быелгы язда Татарстанда яшәүчеләрне дүрт кыскартылган эш атнасы көтә.

Бу Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календарендә күренә.

Аларның беренчесе бүген, 6 мартта, башланды, чөнки чәршәмбе, 8 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Сишәмбе көнне, 7 мартта, эш көне бер сәгатькә кыскара.

Республикада яшәүчеләрне киләсе кыска эш атнасы апрельдә көтә. Җомга, 21 апрельдә, Татарстан халкы Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Пәнҗешәмбе, 20 апрельдә, кыскартылган эш көне булачак.

Киләсе кыскартылган ике эш атнасы май аена туры килә. Дүшәмбе, 1 майда, Яз һәм хезмәт бәйрәме, ә сишәмбе, 9 майда Җиңү көне билгеләп үтеләчәк. Якшәмбе, 8 гыйнвардан ял көнен күчерү сәбәпле, дүшәмбе, 8 май, шулай ук эш көне булмаячак.

                                                                                                                                                                                                                                         Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев