Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь Нурания йокымсырап китеп, трактор тагылмасыннан җиргә егылып төшүдән курыккан

Аның тормышында Горький янындагы торф чыгару җирләре дә, Мурзиха янындагы урман эшкәртүләр дә, Иске Тимошкино МТСында эшләү дә булган, анда яшь Нуранияне прицепщик итеп җибәргәннәр.

Болар барысы да сугыштан соң була.
Колхозда тормыш әкренләп җайлана башлагач, яшь хатын терлекчелектә эшләүгә күчә. Туган Ленин исемендәге колхозда башта сарыклар карый, ә соңрак савым сыерлары төркемен ала.
Пенсиягә чыккач та, Нурания Насыйбулла кызы тагын ун ел савымчы булып эшләвен дәвам итә. Терлекчелектә ул, Азат авылының өлкән яшьтәге кешеләре хәтерләвенчә, алыштыргысыз булган. Яшьләр өчен һөнәри яктан гына түгел, ә кешелеклелек үрнәге дә булып тора.


– Әнинең эштә генә түгел, көнкүрештә дә һәр нәрсәгә җаваплы мөнәсәбәте аңа һәр башлангычта уңышларга ирешергә ярдәм итте, – ди Нурания Насыйбулла кызының бердәнбер улы Рамил.


Барлык авырлыкларга карамастан, юбиляр бүген, үзенең 90 яшендә, шат күңелле һәм оптимизм белән тулы.


– Торф чыгару һәм урман кисүнең ниниди авыр эш икәнен үз җилкәңдә татыгач, савымчы хезмәтен бәхет дип саныйсың, – ди ветеран. – Хәер, иртәнге өчтә торып, фермага кадәр җәяү барырга кирәк булса да, болар барысы да үз өеңдә, туган авылда булды. Ә МТСта прицепщик булып эшләгәндә, һәрвакыт йокы килүгә түзә алмаслык авыр булды. Салкын утыргычтан кырга егылып төшүдән курка идем. Аллаһы Тәгалә оныкларыма мондый хезмәтне күрсәтмәсен иде! Бүген без оҗмахта яшибез. Мин моны сугышның барлык авырлыкларын кичергән кеше буларак әйтәм.


Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин ветеранны истәлекле юбилее белән җылы котлап, Нурания Насыйбулла кызына беренче язгы чәчәкләр бәйләме бүләк итте һәм район башлыгы Камил Гилмановтан кыйммәтле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров юбилярга чын күңелдән теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев