Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җиңү белән кайттылар

Районның спорт тормышында беренче тапкыр Аксубай командасы мини-футбол буенча россия ярышларында республика данын яклады. Пенза шәһәрендә «Мәктәптә мини-футбол» гомумроссия проекты кысаларында финал ярышлары биш көн дәвам итте. Идел буе федераль округында 1997-1998 елларда туган кызлар көч сынашты. Ярышларда республика, өлкә турнирларында җиңү яулаган барлыгы 14 команда катнашты. Татарстан Республикасын башта...

Районның спорт тормышында беренче тапкыр Аксубай командасы мини-футбол буенча россия ярышларында республика данын яклады.


Пенза шәһәрендә «Мәктәптә мини-футбол» гомумроссия проекты кысаларында финал ярышлары биш көн дәвам итте.
Идел буе федераль округында 1997-1998 елларда туган кызлар көч сынашты.
Ярышларда республика, өлкә турнирларында җиңү яулаган барлыгы 14 команда катнашты. Татарстан Республикасын башта Кама аръягы зонасында, аннан соң республика ярышларында җиңү яулаган Аксубай лицееның кызлар командасы (тренер Валерий Павлов) тәкъдим итте.
Пенза шәһәрендәге турнир дүрт төркемдә үтте. Безнең команда башта Мордовия җыелма командасы белән очрашты һәм аны 4:0 исәбе белән җиңде. Удмуртиянең мини-футболчылар командасы да безнең кызларны минималь исәп белән генә җиңделәр. Безнекеләр үткән ел РФ чемпионы булган Түбән Новгород командасы тарафыннан да тагын бер җиңелү алдылар.
Нәтиҗәдә безнең кызлар финалда Мари-Иле җыелма командасы белән очрашты. Әлеге очрашуда өченче призлы урын өчен көрәш барды. Аксубайлылар күрше республика командасын 3:1 исәбе белән җиңделәр.
Өченче урын өчен Аксубай командасын кубок, грамота һәм медальләр белән бүләкләделәр.
Аксубай лицее укучысы Инзилә Ибраһимова иң яхшы уенчы дип танылды, РФ мини футбол буенча Федерация исеменнән кыйммәтле приз белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Мәктәптә минифутбол»