Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халык бердәмлеге көне

Аксубайда Халык бердәмлеге көнен район Мәдәният йортында массакүләм чаралар белән билгеләп үттеләр. Бу көнне монда район җитәкчеләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, район үзәге халкы, мәктәп укучылары һәм районның үз гомерләрендә төп фундамент, Рәсәй Федерациясе гражданины паспорты алу яше җиткән гражданнар, аларның әти-әниләре җыелган иде. Концертны Мәдәният йортының театр студиясе укучылары...

Аксубайда Халык бердәмлеге көнен район Мәдәният йортында массакүләм чаралар белән билгеләп үттеләр.


Бу көнне монда район җитәкчеләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, район үзәге халкы, мәктәп укучылары һәм районның үз гомерләрендә төп фундамент, Рәсәй Федерациясе гражданины паспорты алу яше җиткән гражданнар, аларның әти-әниләре җыелган иде. Концертны Мәдәният йортының театр студиясе укучылары "Без-бөек ил балалары" дигән әдәби композиция белән ачып җибәрделәр.
Чараны алып баручы Надежда Мишина залда утыручыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, ә аның тамырлары ерак 1612 елга барып тоташа. Ул чакта Кузьма Мишин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе Мәскәүне Польша интервентларыннан азат иткәннәр.
Аксубайлыларны бәйрәм белән тәбрикләп, район башлыгы Камил Гилманов, Халык бердәмлеге көне-ул Рәсәйдәге төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе, дип билгеләп үтте.
-Аның 2005 елдан гына башлап билгеләп үтелүенә карамастан, ул Рәсәй халкының үз тамырларына үзенчәлекле әйләнеп кайтуын аңлатты. Бу бәйрәм һәрберебезне берләштерә, Рәсәй халкы бердәм булганда күп нәрсәгә ирешә ала,-дип әйтте район башлыгы котлау чыгышында. Аксубай районының яшь гражданнарына паспорт тапшыру - бу бәйрәмнең төп үзенчәлеге.
Сәхнәгә бер-бер артлы егерме биш кыз һәм егет күтәрелде, аларга залда утыручыларның алкышы астында район башлыгы Камил Гилманов һәм районның паспорт-виза хезмәте начальнигы Фәретдин Шәязданов паспорт тапшырдылар. Әлеге истәлекле көнне сәхнәгә күтәрелгән һәр егет һәм кызга паспорттан тыш, истәлекле бүләк тә бирделәр.
-Һәр кешенең үз гомерендә төп документ булган паспортны һәрвакытта да уң як кесәгездә йөртегез. Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз, - дип киңәш бирде Камил Гилманов.
Паспортлар тапшырылды, истәлеккә фотолар ясалды, менә Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырый. Рәсәй һәм Татарстан үз сафларына яшь гражданнарны кабул итте. Сәхнәдә егетләр һәм кызлар, бераз дулкынланып, чараны алып баручыга кушылып, гражданин исемен лаеклы йөртүләренә ант иттеләр. Яшь гражданнарны сәхнәдән Аксубай районы комиссары Рәшит Фәсхетдинов та тәбрикләде.
-Шәхсән үз исемемнән һәм Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүче Аксубай районы гражданнары исеменнән сезнең барыгызны да Халык бердәмлеге көне белән тәбриклим. Бүген Ватанны саклаучыларга паспортлар тапшырылды. Ә Ватан - ул безнең яшәгән йортыбыз, укыган мәктәбебез, районыбыз, республикабыз һәм бөтен илебез бусагасыннан башлана. Бүген хезмәт итүче һәм хезмәт итәргә китүче егетләребез әлеге хөрмәткә лаек. Алар Ватаныбызның, Аксубай районының лаеклы гражданнары булырлар дип ышанам,-дип билгеләп үтте хәрби комиссар.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, сәхнәгә үзешчән артистлар күтәрелде. Кристина Смоленкова-итальян, Наталья Кудряшова һәм Екатерина Евстафьеваның-рус, Резидә Юнысованың-татар, Татьяна Григорьевнаның чуаш телендә башкарган җырлары алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев