Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Грипп – ялкаулар чире

Кыш үзе белән сафлык һәм күңел көрлеге генә түгел, ОРВИ, грипп кебек сезонлы авырулар да алып килә. Хәер, кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек алып бару буенча федераль хезмәт мәгълүматларына караганда, яңа аяк баскан 2013 елның өч атнасында тулаем Россия Федерациясе территориясендә ОРВИ һәм грипп белән авыруның эпидемия...

Кыш үзе белән сафлык һәм күңел көрлеге генә түгел, ОРВИ, грипп кебек сезонлы авырулар да алып килә.


Хәер, кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек алып бару буенча федераль хезмәт мәгълүматларына караганда, яңа аяк баскан 2013 елның өч атнасында тулаем Россия Федерациясе территориясендә ОРВИ һәм грипп белән авыруның эпидемия булмаган дәрәҗәсе теркәлә. Россиянең кайбер өлкәләрендә, шул исәптән Татарстанда һәм безнең белән күрше Чуашстан һәм Башкортстанда ОРВИ белән авыруларның артуы билгеләп үтелгән.
Без бүген әлеге дулкынның республикада ни дәрәҗәдә көчле булуы һәм аның Аксубай районына кагылышы турында Аксубай район үзәк хастаханәсенең профилактика кабинеты мөдире Люция Исмәгыйлова белән әңгәмә корабыз.
-Районда грипп котыра дип әйтү дөрес булмас, шулай да бездә ОРВИ, ОРЗ авырулары һәр көнне теркәлә, әмма борчылыр урын юк,-дип аерым ассызыклап үтте ул хәлгә аңлатма биреп.
Аның сүзләренә караганда, районда гриппка бәйле ниндидер фаразлар төзү дә таләп ителми, әмма медиклар гриппны профилактикалау, беренче чиратта вакцинацияләү планында яхшы эшләделәр. Бүген грипптан йөзләгән төр вакцина бар. Аларга карата төп таләп-вакциналарның яңартылган формуласы. Вакцина ясаткан кешеләр авырмый дигән мифны юкка чыгарып вирус даими мутацияләнә һәм шуның өчен элеккеге вакциналар көчсез булырга да мөмкин,-дип аңлата белгеч. Медицина хезмәткәрләре сүзләренә караганда, аларның да прививка ясатмаган кешеләрнеке кебек авыру йоктыру куркынычы зур, тик авыру гына җиңелрәк кичерелә.
Бүгенге көндә районда 6100 кеше грипптан вакцина ясаткан, шуларның 1388е балалар. Димәк, Аксубай районында яшәүче һәр бишенче кеше грипптан прививка ясаткан дигән сүз. Шул ук вакытта вакцинацияләүгә каршы булучылар да җитәрлек.
Аксубайда яшәүче илле сигез яшьлек Николай вакцина ясауга теш-тырнагы белән каршы, авырулар белән организм үзе көрәшергә тиеш дип төрле профилактик чаралардан язмача баш тарта ул. Соңгы тапкыр ОРВИ белән унынчы сыйныфта укыганда авырган булган. Иртә белән салкын су белән коену, чаңгыда йөрү, йокларга вакытында ятып, вакытында торуның да, каһвә белән мавыкмауның да файдасы зур булуын яшерми. Синтетик витаминнар түгел, ә суган, сарымсак ашау, лимонлы чәй эчү дә иң яхшы профилактика чарасы булып тора. Медиклар да әлеге фикер белән килешәләр һәм шуның өстенә иммунитетны күтәрү өчен күбрәк җиләк-җимеш ашарга, яшелчәләр кулланырга кушалар, салкын һавада йөрү дә грипп вирусына каршы тора.
-Әгәр авыргансыз икән инде, әлеге очракта ОРВИ белән дә, грипп белән дә шаярырга ярамый,-дип сөйли Люция Исмәгыйлова. Үзегезне начар хис итәсез, тән температурасы 37,2-37,5 градус чигендә саклана икән-ятып торырга, 38 градустан югарырак булганда табиб чакыртырга киңәш итә ул. Авырган вакытта урын өстендә яту мөһим. Бу вакытта күбрәк сыеклык эчәргә тырышыгыз. Даруханәдә рецептсыз сатылган дарулар авыруның кайбер билгеләрен җиңеләйтергә мөмкин, әмма алар грипп вирусына йогынты ясамый. Температураны төшерү, мускуллардагы хәлсезлекне киметү өчен ацетаминофен (парацетамол) тибындагы авыртуны баса торган препарат кулланырга була. Шуны истә тотыгыз, 12 яшькә җитмәгән балаларга аспирин бирегә ярамый.
Николайга килгәндә, грипп белән авыру - башка авырулар кебек үк ялкаулар чире дип саный ул, моны медиклар да раслыйлар һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев