Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Галстуксыз сөйләшү: Аксубай районы башкарма комитетында мобилизацияләнгән кеше белән очрашу булды

Ватанны саклаучы Юрий Егоров белән район башкарма комитетында очрашу оештырдылар.

Юрий ике атналык ялга кайткан, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ул ярты елга бер тапкыр бирелә.
Бүген Ватанны саклаучыны район башкарма комитетына чакырдылар. Биредә башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров белән очрашу булды.
Юрий анда, алгы сызыкта эшләрнең ничек торуы, гаиләсе турында сөйләде һәм ял вакытына планнары белән бүлеште.
– Без анда бергә булырга тырышабыз, якташлар белән очрашкан вакытлар да була. Бөтен кеше сугышчан рухта. Безне азык-төлек, кием-салым белән тулысынча тәэмин итәләр, барлык түләүләр вакытында башкарыла, – дип уртаклашты Юрий.
– Очрашуга бик шатбыз! Без яклаучыларыбыз белән горурланабыз һәм мобилизацияләнгәнннәргә һәрьяклап ярдәм итәчәкбез. Ял итүегезне, көч җыюыгызны телибез. Гаиләгә һәм якыннарга килгәндә, без сезнең гаиләләрегезгә ярдәм итәбез. Район сезнең гаиләләрегез өчен тыныч булуыгыз хакына барысын да эшли. Әгәр дә проблемалар килеп чыкса, безгә шалтыратыгыз, без хәл итәрбез! – дип сөйләшүгә йомгак ясады Станислав Зайцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев