Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гадәттән тыш хәлләр режимында

Гадәттән тыш хәлләрдә район эвакуацияләнгән 145 мең кешене кабул итәчәк. Аксубай районының эвакуациядә кабул итү комиссиясе кабул итү пунктларын тикшерү буенча күнекмәле өйрәнүләр үткәрде. Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәлләр еш очрый. Йә самолетлар мәтәләп төшә, йө терактлар, мисалга күптән түгел генә Чиләбегә төшкән метеорит. Ә менә соңгысы исә аксубайлылар өчен...

Гадәттән тыш хәлләрдә район эвакуацияләнгән 145 мең кешене кабул итәчәк.


Аксубай районының эвакуациядә кабул итү комиссиясе кабул итү пунктларын тикшерү буенча күнекмәле өйрәнүләр үткәрде.
Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәлләр еш очрый. Йә самолетлар мәтәләп төшә, йө терактлар, мисалга күптән түгел генә Чиләбегә төшкән метеорит. Ә менә соңгысы исә аксубайлылар өчен куркыныч түгел дип әйтеп булмый.
Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Татарстанда беренче метеорит, ул вакытта Казан губернасы була әле, узган гасырда табыла. 1899 елда аны Киса авылы халкы авылдан ерак түгел җирдән табалар. Ташның авырлыгы 5,5 кг. тәшкил итә.
Бүген районда 21 эвакуациядә кабул итү пункты эшли, аларның әзерлеге өч елга бер тапкыр даими тикшерелеп тора.
-Тулаем алганда Аксубай районы имин дип санала-бездә су басу куркынычы тудырган елгалар да, эре сәнәгать предприятиеләре дә юк... Әмма без теләсә нинди гадәттән тыш хәлгә әзер булырга һәм эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтергә әзер булырга тиеш. Чөнки гадәттән тыш хәл килеп туганда безнең район Түбән Камадан, Чистайдан һәм Лениногорск шәһәреннән йөз кырык биш мең кешене кабул итәргә тиеш. Моннан тыш мәдәни кыйммәтләрне дә саклауга кабул итәргә тиеш,-дип аңлатма бирде Аксубай янгын часте гарнизоны начальнигы, гражданнар оборонасы буенча район җитәкчесе урынбасары Әхтәм Насретдинов.
Бу көнне районның эвакуациядә кабул итү пунктларыннан ике-Иске Кармәт һәм Яңа Кармәт авыл җирлекләре тикшерелде. Районның баш коткаручысы Әхтәм Насретдинов-Иске Кармәткә Түбән Камадан эвакуацияләнгән автоколонна килү бурычын куйды (гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта Иске Кармәткә шәһәрдән 7200 кеше эвакуацияләнәчәк һәм аларны авыл кешеләре өйләренә урнаштырачаклар).
Иске Кармәт авыл клубында эвакуациядә кабул итү пунктын (ПЭП) җәелдерү буенча күнекмә чаралары вакытында эш төгәл һәм бердәм оештырылды. Авылга керү юлы буйлап урнаштырылган күрсәткечләр дә шул турыда сөйли иде, ә бина алдында автоколонна өчен мәйдан чистартылган, хәтта сөйләшү алып бару өчен урын да билгеләнгән иде, чөнки гадәттән тыш хәлләрдә автомобильләр бер-берсенә комачауламаска тиеш. Каршы алучылар барысына да әзер иде-алар бер рәт булып тезелеп бастылар, һәрберсенә противогаз бирелде, фойеда эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итү, аларны вакытлыча урнаштыру, исәпкә алу, озату һәм озата бару эшләрен гамәлгә ашырган төркемнәр күрсәтелгән өстәлләр куелган, команда буенча тавышлы хәбәр итү системасын да (репродуктор авыл үзәгенә урнаштырылган) кабызып җибәрүгә әзер иделәр. Шунда ук эвакуациядә кабул итү пункты схемасы урын алган, ана һәм бала бүлмәсе балалар бакчасында урнашкан, медпункт та эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итүгә әзер, ә ПЭП тәрәзәсе янында ук эвакуация урынына кадәр бара алмаучыларны ташу өчен җигүле транспорт та әзер торды.
«Эвакуацияләнгән кешеләр»-районның баш коткаручысы Әхтәм Насретдинов җитәкчелегендә-автоколонна начальнигы, аның белән бергә район башлыгы урынбасары- эвакуация комиссиясе рәисе Юныс Хәмидуллин, Александр Башкиров һәм гадәттән тыш хәлләрдә йогынты ясау планында коллегалары эше белән танышырга теләгән авыл җирлекләре, ПЭП башлыклары һәм начальниклары Түбән Камадан «эвакуацияләнгән» халыкны чынбарлыктагы кебек каршы алдылар. Автоколонна начальнигыннан барлык документлар исемлеген сорадылар, исемлекләрне күчереп яздылар, тиешле журналлар төгәл инструкция буенча тутырылды, эвакуацияләнгән кешеләрне авыл кешеләре адреслары буенча вакытлыча яшәү урыннарына урнаштырдылар.
Күнекмәләрнең билге өчен генә үтмәве сизелеп тора иде.
-Без Түбән Кама белән турыдан-туры эшлибез, Түбән Кама шәһәре буенча ТР МЧС Идарәсе начальнигы белән гадәттән тыш хәлләрдә эвакуацияләнәчәк кешеләрнең исемлеге төзелде, эвакуация өчен җаваплы затларның телефоннары язылды. Бәла көтмәгәндә килергә мөмкин-без халыкны кабул итеп урнаштыруга әзер булырга тиеш,-дип билгеләп үтте күнекмәләр барышында Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы урынбасары Юлия Михайлова.
Эвакуацияләү пунктларының әзерлегенә бәя бирергә килгән район һәм МЧС җитәкчеләре дә әлеге пунктларның әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын, оператив һәм бердәм эш барышын билгеләп үттеләр.
-Бәла килгәндә эвакуацияләнгән кешеләрне үзләренә сыендырырга әзер булсыннар өчен авыл кешеләрен генә психологик яктан әзерләргә кирәк,-дип билгеләп үтте Юныс Хәмидуллин.
Яңа Кармәттә дә гражданнар оборонасы буенча күнекмәләргә әзерләнгәннәр. Эвакуациядә кабул итү пунктларын җәелдерү буенча күнекмәләр методикасын яхшы үзләштерсәләр дә аны искекармәтлеләр кебек төгәл һәм килешенеп гамәлдә куллана алмадылар. Аның каравы, урында ук үз эшләренә анализ, белгечләрдән якын арада эвапунктлар җәелдерү буенча кабат күнекмәләр эшләүгә бәйле консультация алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев