Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Файдалы дәрес

Үткән шимбәдә Савгач гимназиясенең дүртенче сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре Анна Николаева белән авыл паркына чыктылар. Авыл уртасында шаулап утырган әлеге парк узган елның декабрендә табигать катаклизмасыннан бик нык зыян күрде-агачларның күбесе сынып беткән иде. Шуңа алар паркны яңартырга карар кылдылар. Чабаксар участок лесничествосы урманчысы Николай Горбунов җирле питомниктан чыршы...

Үткән шимбәдә Савгач гимназиясенең дүртенче сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре Анна Николаева белән авыл паркына чыктылар.
Авыл уртасында шаулап утырган әлеге парк узган елның декабрендә табигать катаклизмасыннан бик нык зыян күрде-агачларның күбесе сынып беткән иде. Шуңа алар паркны яңартырга карар кылдылар. Чабаксар участок лесничествосы урманчысы Николай Горбунов җирле питомниктан чыршы үсентеләре алып килде һәм агач утыртуда үзе дә катнашты. Балалар сыйныф җитәкчесе һәм урманчының агачларның, урманнарның ни өчен кирәклеге, табигатьнең үзенә карата мәсхәрәле мөнәсәбәтне кичермәве турында сөйләгән һәр сүзен игътибар белән тыңлап һәр агачны күңел җылысын биреп утырттылар. Әлеге үзенчәлекле табигать белеме дәресе балалар күңелендә озак сакланыр, чөнки куаклар алар белән бергә үсәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев