Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайлылар–Универсиадада

ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы видеобрифинг ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиада нәтиҗәләренә багышланды. Билгеләп үтелгәнчә, Казанда булып үткән Универсиада моңа кадәр үткәрелгән Бөтендөнья студентлар уеннары тарихында аеруча зур урын алып тора. Монда республика шәһәрләре һәм районнары катнашы һәрьяклап та күренде. Безнең район кешеләре дә Универсиада объектларын төзүгә зур өлеш керттеләр. Аксубайдан...

ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы видеобрифинг ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиада нәтиҗәләренә багышланды.
Билгеләп үтелгәнчә, Казанда булып үткән Универсиада моңа кадәр үткәрелгән Бөтендөнья студентлар уеннары тарихында аеруча зур урын алып тора.
Монда республика шәһәрләре һәм районнары катнашы һәрьяклап та күренде.
Безнең район кешеләре дә Универсиада объектларын төзүгә зур өлеш керттеләр. Аксубайдан килгән бригада төзелеш эшләре бары-шында планировка эшләрен башкардылар, үзәк ста-дионда брусчатка җәюүдә катнаштылар. Сүз уңаенда, Министрлар Кабинетында Универсиадага багышланган видеоконференцияләрдә Аксубай төзүчеләре берничә тапкыр билгеләп үтелделәр.
Безнең район артистлары Бөтендөнья җәйге уен-нарының мәдәни програм-масында катнаштылар. Йөз кешедән арткан иҗади коллектив Казанга дүрт автобус белән килде. (Дүрт автобусны да мәгариф бүлеге бүлеп бирде, моның өчен мәдәният хез-мәткәрләре Әминә Вә-лиуллинага рәхмәт бел-дерәләр). Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җитәк-челегендәге делегацияне Универсиада паркында җылы каршы алдылар. Һәр җирдә дә җылы атмосфера хөкем сөрде.
Кече аренада концерт программасын Алим Идиятуллин башлап җи-бәрде. Милли тематиканы Зөлфәт Сөләйманов дәвам итте. "Калина" ансамбле, Василий Воронин, Наталья Кудряшова башкаруында рус җырлары, Василий Майоров, Елена Охотникова, Эдуард Ильин башкаруында чуаш халык җырлары агылды. Эвелина Срурт-динова исә эстрада җырларын башкарды. Башкала кунакларын һәм тамашачыларны "Сияние" вокаль төркеме, сәнгать мәктәбе укучыларының "Даринка", "Капелька" вокаль ансамбльләре, "Орхидея", " Вдохновение" хореография ансамбльләре үз чыгыш-лары белән шатлан-дырдылар. Зур сәхнәдә иң матур номерлар күрсәтелде.
-Бөтендөнья Универ-сиадасының мәдәни прог-раммасында катнашу бары тик матур фикерләр генә калдырды,-дип сөйли район Мәдәният йорты директоры Наталья Егорова. -Бөтен эш тә оешкан төстә барды. Безнең артистларыбыз үз эшләрен белеп баш-кардылар. Шулай булгач, без дә Татарстанда гына түгел, ә Рәсәй күләмендә үткә-релгән тамашада кат-нашуыбыз белән мактана алабыз.
Зинаида Леонтьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев