Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дин әһеле белән очрашу

Үткән атнада район хакимиятенең утырышлар залында район имамнары, җитәкчелек Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте мөфтие вазыйфасын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Диния нәзарәте вәкилләре белән очраштылар. Очрашуда район башлыгы Камил Гилманов, дини мәсьәләләр буенча Президент аппараты кураторы Шамил Ибраһимов, район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров катнашты. Чараны ачкан район башлыгы безнең...

Үткән атнада район хакимиятенең утырышлар залында район имамнары, җитәкчелек Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте мөфтие вазыйфасын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Диния нәзарәте вәкилләре белән очраштылар.


Очрашуда район башлыгы Камил Гилманов, дини мәсьәләләр буенча Президент аппараты кураторы Шамил Ибраһимов, район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров катнашты.
Чараны ачкан район башлыгы безнең күп милләтле районыбызда дини тормышның тотрыклы булуын билгеләп үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән имамнарыбызга рәхмәтен белдерде. Коръән-хафиз булган Камил хәзрәт үз чыгышын Коръән уку белән башлап җибәрде. Аннан соң җыелучыларга үз эшчәнлеген нинди юнәлештә алып барачагы турында сөйләде. Ул имамнарны һәрбер башлангычта бердәм булырга чакырды. Мөфти үз эшендә социаль юнәлешне иң мөһиме итеп саный һәм ятим балалар, инвалидлар өчен приютлар ачарга планлаштыра, шулай ук ислам мәгарифен үстерү, үзләреннән соң күп мирас калдырган шәхесләребезнең китапларын өйрәнеп, бастырып чыгаруны да мәслихәт күрә. Безнең атаклы мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗаниның язмалары Мисыр китапханәсе фондларында да табылган. Хәзер аны компьютерда җыеп бастырып чыгару эше бара. Каюм Насыйри нигез салган бердәм мөселман календарен чыгара башлау да күркәм эш булачак. Камил хәзрәт чыгышыннан күренгәнчә, яшь буынны тәрбияләүгә һәм белем бирүгә зур игътибар биреләчәк. Яшь имамнарга ярдәм итү йөзеннән подъемный акчалары бирү, хезмәт хакын күтәрү, торак белән тәэмин итү мәсьәләләре күздә тотылачак. Мәчетләргә финанс мәсьәләләре буенча һәм юридик яктан ярдәм күрсәтеләчәк. Бүгенге көндә мәчетләрдә газга түләү мәсьәләсе кискен тора.


Имамнарны борчыган сорауларга Камил хәзрәт Сәмигуллин, Равил хәзрәт Зөфәров һәм Камил Гилманов җаваплар бирделәр. Чара бергәләп намаз уку белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев