Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын 19,2 мең сумга кадәр индексацияләргә тәкъдим ителде
Дәүләт Думасына 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен аена 19 242 сум дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим иткән закон проектын керттеләр.
Документлар пакеты Россия парламентының түбән палатасы электрон базасында чыкты.
Инициатива авторлары - Дәүләт Думасының Гаилә мәсьәләләре комитеты башлыгы Нина Останина һәм аның комитетта урынбасары Мария Дробот.
«1 маддә. 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 19 242 сум күләмендә билгеләргә», диелгән закон проекты текстында.
Документка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында киләсе елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын өстәмә рәвештә 10 процентка арттырырга тәкъдим итте.
«Шулай итеп, минималь хезмәт хакы күләме 18,5 процентка артачак һәм 19 242 тәшкил итәчәк», диелгән документта.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев