Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чисталык кем кулында?

Нигә безнең урамнар буш шешәләр, банкалар, кәгазь, тәмәке төпчекләре һәм башка чүп-чар белән тулган? Бу товарның күп булуы түгел, ә кешеләрдә культура юк дәрәҗәсендә булу сәбәпле шулай. Күз алдына шундый күренешне китерегез әле. Ике адәм сөйләшә. Берсе: "Германиягә барган идем. Немецлар культуралы милләт, диләр. Беләсеңме, алар үз урамнарын шул дәрәҗәдә...

Нигә безнең урамнар буш шешәләр, банкалар, кәгазь, тәмәке төпчекләре һәм башка чүп-чар белән тулган?


Бу товарның күп булуы түгел, ә кешеләрдә культура юк дәрәҗәсендә булу сәбәпле шулай.
Күз алдына шундый күренешне китерегез әле. Ике адәм сөйләшә. Берсе: "Германиягә барган идем. Немецлар культуралы милләт, диләр. Беләсеңме, алар үз урамнарын шул дәрәҗәдә пычратканнар, аларны хәтта шампунь белән юалар",-ди һәм тәмәкенең буш кабын аяк астына ташлый.
Безнең тормышыбыз әнә шундый. Өйләрендәге чисталык өчен теләсә нәрсә эшли алалар, ә менә подъезддагы, урамдагы тәртипкә исләре дә китми. Шунысы кызганыч, өлкәннәрдән балалар үрнәк ала.
Быел район үзәгенең үзәк мәйданын төзекләндерделәр, чәчәкләр утырттылар, эскәмияләр куйдылар. Шуларның берсендә яшь гаилә ял итеп утыра. Әти кеше сыра чөмерә, әни конфет ашап утыра, ә ике-өч яшендәге бала велосипедта йөри. Шул рәвешле ял итеп, китеп тә бардылар. Бөтен чүп-чар шунда калды. Шунда ук, янәшәдә, чүп савыты тора. Шуннан соң бала нәрсә уйлый? Үсә төшкәч ул үзеннән соң тагын да күбрәк чүп-чар калдырачак.
Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен һаман үзләштерә алмыйбыз. Шул эскәмияләрдә яшьләр көнбагыш чиртәләр, ә чүбен, дөя кебек, шунда ук төкерәләр. Сигареттан бушаган капларны, эчемлекләр савытын аяк астына ташлыйлар.
Мондый кешеләр башкаларның хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәнмәгәннәр. Алар чәчәк түтәлләрен таптап, көнбагышларны тамыры белән тартып чыгарырга да күп сорамыйлар. Икенче көнне шул ук урынга якын кешесе белән килсә, ә анысы күз алдындагы күренешкә гаҗәпләнсә, хыянәтченең күңелен нинди хисләр биләр икән соң? Горурланыр дип уйлыйсызмы? Юк, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев