Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм күңелле үтте

Яңа ел төнендә аксубайлылар һәм район үзәге кунаклары традицион үзәк чыршы янына җыелдылар. Массакүләм бәйрәм кичке сәгать сигездә башланды. Әмма бала-чагалар һәм өлкәннәр бәйрәмнең бизәлгән үзәк чыршы янына иртәрәк тә килделәр. Балалар кар тавыннан шуып уйнадылар, гаиләләре белән фотога төштеләр. Районның үзешчән артистлары һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре сәхнәдә театральләштерелгән тамаша,...

Яңа ел төнендә аксубайлылар һәм район үзәге кунаклары традицион үзәк чыршы янына җыелдылар.


Массакүләм бәйрәм кичке сәгать сигездә башланды. Әмма бала-чагалар һәм өлкәннәр бәйрәмнең бизәлгән үзәк чыршы янына иртәрәк тә килделәр. Балалар кар тавыннан шуып уйнадылар, гаиләләре белән фотога төштеләр. Районның үзешчән артистлары һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре сәхнәдә театральләштерелгән тамаша, җыр-биюләр белән халыкның күңелен күтәрделәр. Халык та аларга кушылып җырлады, биеде, артистлар чыгышын көчле алкышларга күмде.
Район башлыгы Камил Гилманов сәхнәгә чыгып район халкын Яңа ел белән котлады. Ул кыскача гына район казанышлары турында сөйләп китте, 2012 елга бурычлар билгеләде.
Бу көнне биналар һәм территорияләрне Яңа елга бизәү буенча традицион игълан ителгән конкурс җиңүчеләрен бүләкләү булды. Район үзәге оешмалары арасында «ВАМИН-Аксу» ООО беренче урын өчен, «Юность» УСЗ икенче урын өчен Дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде, ә өч оешмага-Аксубай май заводы, Газ участогына һәм Юл участогына өченче урын бирелде. Урта мәктәпләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр арасында Кәкре Күл урта мәктәбе җиңүче булды, 3 нче Аксубай урта мәктәбе һәм ПЛ-88 икенче урынны алды. Әлеге номинациядә «Хыял» СПДП, «Радуга» балалар бакчасы кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелде. Авыл җирлекләре арасында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенә-беренче, Кәкре Күл авыл җирлегенә-икенче һәм Иске Татар авыл җирлегенә өченче урын бирелде. Иске Мокшино һәм Иске Ильдеряк авыл җирлекләренә дә призлар тапшырылды. Биналарны бәйрәмчә бизәгән өчен шәхси эшмәкәр Исхакова һәм үзәкләштерелгән китапханә системасы аерым билгеләп үтелде.
Әлбәттә инде, әлеге конкурста катнашмаган, хәтта үз хезмәткәрләренең яңа ел алды кәефен бераз гына булса да күтәрергә тырышып бер генә гирлянда да элеп куярга теләмәгән оешмалар исеме атап үтелмәсә дә, «Диана» даруханә челтәре, «Будь здоров», «Казанские аптеки», үзәк базар, И.П.Зәйдуллин (УРСЖ), «Магнит», «Вектор», «Нургиз» кибетләре, шулай ук ЧЭС, ЦРБ, Янгын часте һәм Емелькино, Трудолюбово авыл җирлекләре кара исемлеккә керде. Бәйрәм кичендә Камил Гилманов шулай ук район үзәге оешмалары һәм йорт территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерүдә аерылып торганнарны да билгеләп үтте.
Безнең район газетасына да Диплом һәм приз бирелде, ә Романов урамындагы 18 нче йорт иң яхшысы булып танылды.
Бу көнне район үзәге мәйданында өч йөз салют атылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев