Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм белән, мөхтәрәм мөселманнар!

15 октябрьдә ислам динен тотучы бөтендөнья мөселманнары олугъ Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Аның әһәмиятенә бәя биреп бетергесез, чөнки күпләр өчен ул дини генә түгел, ә инде милли-мәдәни аспектка да ия. Корбан бәйрәме эчке сафлыкны, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелекне гәүдәләндерә, кешеләрне игелекле, гадел, якын кешеңә карата игътибарлы булырга өнди. Әлеге гомумкешелек кыйммәтләренә...

15 октябрьдә ислам динен тотучы бөтендөнья мөселманнары олугъ Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Аның әһәмиятенә бәя биреп бетергесез, чөнки күпләр өчен ул дини генә түгел, ә инде милли-мәдәни аспектка да ия.


Корбан бәйрәме эчке сафлыкны, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелекне гәүдәләндерә, кешеләрне игелекле, гадел, якын кешеңә карата игътибарлы булырга өнди. Әлеге гомумкешелек кыйммәтләренә тартылу милләтара һәм конфессиональара килешү нигезе булып тора, җәмгыятьне рухи сәламәтләндерүгә, яшь буынны патриотлык рухында тәрбияләргә һәм әдәплелекнең югары принципларын хөрмәтләүгә ярдәм итә.
Әлеге бәйрәм һәр өйгә җылылык һәм шатлык, бердәмлек һәм иминлек алып килсен, йөрәкләрегездә якты өметләр, иртәгесе көнгә ышаныч уятсын.
Чын күңелемнән һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бәхет, шатлык, Аксубай һәм күпконфессияле Рәсәй җирләрен чәчәк аттыру эшләрендә уңышлар телим!
Камил Гилманов,
Аксубай муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев