Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бурычлар билгеләнгән

Кичә район администрациясендә район предприятиеләре, агрофирма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, бюджет оешмалары җитәкчеләре белән берлектә эшлекле киңәшмә үтте, анда район башлыгы 2011 елда ирешелгән уңышларга кыскача тукталды һәм районның җитәкчелек составы алдына якын киләчәккә бурычлар билгеләде. Район башлыгы урынбасары Ю.Хәмидуллин үз чыгышында игътибарны агымдагы елның гыйнвар - февраль айларында үткәреләчәк...

Кичә район администрациясендә район предприятиеләре, агрофирма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, бюджет оешмалары җитәкчеләре белән берлектә эшлекле киңәшмә үтте, анда район башлыгы 2011 елда ирешелгән уңышларга кыскача тукталды һәм районның җитәкчелек составы алдына якын киләчәккә бурычлар билгеләде.


Район башлыгы урынбасары Ю.Хәмидуллин үз чыгышында игътибарны агымдагы елның гыйнвар - февраль айларында үткәреләчәк авыл җирлекләре Советлары утырышларына юнәлтте. ОВДның полиция начальнигы И. Алмакаев район җитәкчелегенә хокук саклау органнарының 2011 елдагы эш йомгаклары һәм җинаятьчелек торышы турында җиткерде. Р. Галиев планеркада бюджет үтәлешенең кайбер икътисади һәм финанс аспектлары, предприятиеләр тарафыннан район бюджетына салымнар күчерү, бюджет оешмаларының 2011 елда электр һәм газдан файдалану күләме турында сөйләде. Ә район УСХиП начальнигы Х.Хәлимов техниканы язгы-көзге кыр эшләренә хәзерләү һәм ремонтлау буенча бригадалар булдыру мөһимлегенә тукталды, терлекләрне кышлату һәм көтүне яңарту мәсьәләлренә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев