Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әбүнәче көне уңышлы үтте

Чәршәмбе көнне үзәк почта бүлегендә "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" район газетасына язылу буенча Әбүнәче көне үткәрелде. Редакция коллективы, махсус символика төшерелгән футболкалар киеп, почта бүлегенә керделәр һәм әбүнәчеләр белән очраштылар, аларга рәхмәт сүзләре әйттеләр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Район почта хезмәткәрләре аеруча тантаналы көннәрдә генә самавыр куеп хуш исле...

Чәршәмбе көнне үзәк почта бүлегендә "Сельская новь", "Авыл таңнары", "Ял пурнасе" район газетасына язылу буенча Әбүнәче көне үткәрелде.


Редакция коллективы, махсус символика төшерелгән футболкалар киеп, почта бүлегенә керделәр һәм әбүнәчеләр белән очраштылар, аларга рәхмәт сүзләре әйттеләр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Район почта хезмәткәрләре аеруча тантаналы көннәрдә генә самавыр куеп хуш исле чәй белән сыйлыйлар.
Ә бу көн аеруча да тантаналы иде. Әбүнәче көне льготалы язылу ункөнлегенә туры килде. Шуңа күрә почта залы тулы иде, тик чиратта озак торырга туры килмәде, чөнки берьюлы өч касса эшләде, язылырга теләүчеләрне редакция хезмәткәрләре ишектән үк каршы алып, квитанцияләрен тутырып, аларга хезмәт күрсәттеләр. Район газетасы мөхәррире Айдар Моратшин һәм почта бүлеге начальнигы Алевтина Кашина газетага язылучыларга истәлек итеп каләм бүләк иттеләр.
Әбүнәче көнендә редакцияне яклау өчен район җитәкчелеге -район Советы аппараты җитәкчесе Рөстәм Моратшин һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров та килде. Безнең газетага язылганда Рөстәм Хөсәенович, озак еллардан бирле районканы алдырам, дип әйтте. Сергей Витальевич исә, әбүнәчеләргә мөрәҗәгать итеп, район газетасы һәр өйдә булырга тиеш, дип әйтте. -Газетаны укып сез районның ничек яшәгәнен беләсез, үзегез турында да укыйсыз,-дип тәмамлады ул сүзен.
Бу көнне почта бүлегендә нигездә даими газета алдыручыларыбыз җыелган иде.
-Район газетасын яратып укыйбыз, аны безнең Иске Чуаш Адәмсуы авылы Биләр районыннан Аксубайга күчкәннән соң, 1978 елдан бирле алдырабыз.-дип әйтте педагогия хезмәте ветераны Тамара Никитична Филиппова.
-Район газетасы белән утыз елдан артык аерылышканыбыз юк,-дип сөйли елмаеп Аксубайда яшәүче медицина тармагы ветераны Александра Маслова.
Иске Тимошкинодан Иван Петрович Семенов, даими укучыбыз буларак, үзенең хезмәт биографиясе белән дә таныштырды: ул озак еллар колхоз рәисе, партоешма секретаре булып эшләгән.
-Район газетасын кырык елдан артык укыйм. Район яңалыкларын белми тору мөмкин булмаган хәл,-дип сөйли ветеран-укытучы Нина Ивановна Ишинкина.
-Ерак яшәсәм дә газетага язылу өчен махсус килдем.
Пенсионерлар Анна һәм Николай Батмановлар, район газетасына тугры калу өчен, почтага икәү килгәннәр. 12.00 сәгатькә кадәр нигездә пенсионерлар килсә, аннан соң укытучылар, тәрбиячеләр, бюджет оешмалары хезмәткәрләре килде.
-Бүгенгесе көндә йөзгә якын кеше район газетасына язылды,-дип әйтте почта бүлеге начальнигы Алевтина Кашина. -Кагыйдә буларак, льготалы язылу барышында пенсионерлар күпләп килә. Биш процентлы ташлама-зур булмаса да, бюджет өчен экономия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев