Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безнекеләр хезмәттә дә сынатмый

Узган атнада булып үткән вакыйга безнең районда яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелүен тагын бер кат раслады. ТР сугыш ветераннары комитеты рәисе Әхат Юлашев Татарстан егетләре хезмәт иткән Волгоград шәһәрендә ПВО гаскәрләренең зенит-ракета бригадасында булып кайтканнан соң, ул бу турыда үзенең безнең райондагы коллегаларына да хәбәр итте. Республика...

Узган атнада булып үткән вакыйга безнең районда яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелүен тагын бер кат раслады.


ТР сугыш ветераннары комитеты рәисе Әхат Юлашев Татарстан егетләре хезмәт иткән Волгоград шәһәрендә ПВО гаскәрләренең зенит-ракета бригадасында булып кайтканнан соң, ул бу турыда үзенең безнең райондагы коллегаларына да хәбәр итте. Республика ветераннары лидеры Татарстан егетләренең хезмәттә аерым дисциплина һәм җаваплылык белән аерылып торуын хәбәр итеп, бригаданың хезмәттәге көннәре турында видеосюжет җибәрде.

Ул шулай ук анда вакытлы хезмәт итүче -Эдуард Капитоновның әти-әнисе-Наталья Петровна һәм Александр Викторовичка лаеклы ир-егет тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт белдерүебезне үтенде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Эдуардның әтисе Әфганстанда хезмәт итә һәм шартлаган танк эченнән командирын коткарып калган өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә, һичшиксез улының шәхес булып җитешүендә аның роле зур.
Район башлыгы Камил Гилманов хуплавы белән, ветераннар советы рәисе инициативасы буенча районга Татарстан Республикасының телевидение төркеме чакырылды. Муниципаль район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Марс Дәүләтшин, хәрби комиссар Анатолий Киселев шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Евгений Казаков озатуында журналистлар солдатның әнисе янында һәм ул белем алган 2 нче мәктәптә булдылар.


...Мәктәп укучылары ананың улы турында сөйләвен, укытучыларның истәлекләрен, беренче укытучысы Лидия Прончатованың Эдуард турында сөйләвен игътибар белән тыңладылар. Профильле, полиция классларында белем алучы укучылар аларның һәр сүзен күңелләренә сеңдерделәр. Шулай ук Евгений Копанев җитәкчелегендә ветераннар триосының Россия солдатына багышлап башкарган җырын да тын да алмый тыңладылар.
Телевидения журналистлары, укучыларның мондый тәэсире очраклы түгел, бу-районда, атап әйткәндә 2 нче мәктәптә, яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча алып барылган киң күләмле эш нәтиҗәсе, дип билгеләп үтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби комиссар Анатолий Киселев Район башлыгы Камил Гилманов Эдуард Капитонов ПВО гаскәрләренең зенит ракета бригадасы ТР сугыш ветераннары комитеты