Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бер сорау да җавапсыз калмады

Бу көннәрдә безнең районга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская эшлекле визит белән булып китте. Район хакимияте бинасында үткән гражданнарны кабул итү эшлекле һәм уңай мохитта үтте. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә гражданнар үзләрен борчыган төрле мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр. Шул исәптән-торак, теркәлү, балалар бакчасында урын бирү...

Бу көннәрдә безнең районга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская эшлекле визит белән булып китте.


Район хакимияте бинасында үткән гражданнарны кабул итү эшлекле һәм уңай мохитта үтте. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә гражданнар үзләрен борчыган төрле мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр. Шул исәптән-торак, теркәлү, балалар бакчасында урын бирү турындагы мәсьәләләр актуаль иде.
Гражданнарны кабул итү район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә алып барылды. Анда шулай ук район хезмәтләре җитәкчеләре дә катнашты. Мөрәҗәгать итүчеләрнең бер генә соравы да җавапсыз калмады, кайберләре шунда ук җаваплар, тәкъдимнәр алдылар.
Соңыннан Сәрия Сабурская Камил Гилманов озатуында эчке эшләр бүлегендә булып, махсус кабул итү бүлмәсендә һәм вакытлыча тоту изоляторында булып андагы шартлар белән танышты, "Юность" спорт комплексын да күреп чыкты, үзәк китапханә, сәнгать мәктәбе территориясенең бизәлешенә бәя бирде. Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Иске Мокшино авылында инвалидлар проблемасы буенча да кабул итү үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев