Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Белгечләр белемнәрен арттырдылар

Һөнәри лицей базасында "Агросәнәгать комплексында нәтиҗәлелекне күтәрү юллары" программасы буенча күчмә дәресләр үтте. Укуларны агробизнес кадрларын кабат хәзерләү Татар институты профессорлары һәм доцентлары үткәрде. Тыңлаучылар-башкарма директорлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең баш белгечләре һәм район фермерлары иде. Шулай ук тармак секцияләре эшләде. Агрономнар, инженерлар дәресләрдә сакчыл производство принципларында игенчелектәге яңа ресурс саклагыч...

Һөнәри лицей базасында "Агросәнәгать комплексында нәтиҗәлелекне күтәрү юллары" программасы буенча күчмә дәресләр үтте.


Укуларны агробизнес кадрларын кабат хәзерләү Татар институты профессорлары һәм доцентлары үткәрде. Тыңлаучылар-башкарма директорлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең баш белгечләре һәм район фермерлары иде. Шулай ук тармак секцияләре эшләде.
Агрономнар, инженерлар дәресләрдә сакчыл производство принципларында игенчелектәге яңа ресурс саклагыч технологияләр, биологизацияләү турында белделәр, ашламалардан файдалануга заманча фәнни якын килү серләре белән таныштылар. Фәнни вәкилләр зооветбелгечләрне сыйфатлы азык хәзерләү технологияләренә һәм терлекләрне нәтиҗәле тукландыруны күтәрү алымнарына өйрәттеләр. Лекция дәресләрендә шулай ук сөт җитештерү, яшь терлекләрне үстерүнең үзкыйммәтен киметү һәм терлекләр авыруын профилактикалау юлларын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев