Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Батырлык алдында баш иябез

Алтмыш сигезенче Җиңү көнен район үзәгендә традицион тантаналы митинг белән бәйрәм иттеләр. Мәйданга барлык бистә халкы җыелды. Ләкин әлеге истәлекле көннең төп геройлары-сугыш ветераннары гына бу көнне елдан-ел аз күренәләр. Ни кызганыч, Аксубай бистәсендә быелгы Җиңү бәйрәмен сугыш утын кичкән ун ветеран гына каршы ала. Җиңү бәйрәме елдагыча тантаналы төстә...

Алтмыш сигезенче Җиңү көнен район үзәгендә традицион тантаналы митинг белән бәйрәм иттеләр.


Мәйданга барлык бистә халкы җыелды. Ләкин әлеге истәлекле көннең төп геройлары-сугыш ветераннары гына бу көнне елдан-ел аз күренәләр. Ни кызганыч, Аксубай бистәсендә быелгы Җиңү бәйрәмен сугыш утын кичкән ун ветеран гына каршы ала. Җиңү бәйрәме елдагыча тантаналы төстә үтте. Ветераннар мәйдан үзәгендәге хөрмәтле урында үз урыннарына утырыштылар.
Район җитәкчелеге, ветераннар, барлык предприятие һәм оешма коллективлары, укытучылар һәм мәктәп укучылары Ватан өчен көрәштә газиз башларын салган сугышчылар һәйкәленә веноклар куйдылар. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Җиңү хөрмәтенә автомат залпы яңгырады.
Герой истәлегенә җиңел атлетика кроссы
Ел саен Җиңү көнендә якташ героебыз Григорий Романов истәлегенә җиңел атлетика кроссы һәм автомотоузыш үткәрү традициягә әйләнде.
Районның иң яхшы ике йөз спортчысы- ярышларда җиңү яулаган волейболчылар, җиңелатлетчылар, көрәшчеләр үзәк мәйданнан старт алдылар. Алар арасында спорт ветераннары да бар, әләмнәр элгән РОСТО ДОСААФ автомобильләре бәйрәмгә аерым төсмер өстәде.
Бәйрәм концерты
Ә бу вакытта сәхнәдә Әфган сугышы ветераны Гомәр Хәйруллин һәм Лиза Золина башкаруында хәрби темага җырлар яңгырады.
"Ә таңнар монда бик тыныч…" повесте геройлары катнашындагы театральләштерелгән тамаша күңелләрне тибрәндерде.
Сугыш бер-бер артлы Женя Комелькованы, Рита Осянинаны, Рита Муштакованы, Лиза Бричкинаны, Галя Четвертакны, Соня Гуревичны һәлак итә. Әлеге отрядтан бердәнбер исән калган Федот Васков берничә елдан соң алар каберенә мәрмәр плитә китереп куя.
Кадр артыннан "Ә биредә әле без дөньяга тумаган чакта сугыш булган икән…» дигән тавыш барысын да сискәндереп куйды.
Котлаулар
- Иң авыр, канкойгыч сугыш хәтирәләрен еллар бездән еракка алып китсә дә, ул чакта фашистларны тар-мар итеп, киләчәк буынга тыныч, матур тормыш бүләк иткән кешеләрнең батырлыгы һаман да күңелләрдә саклана. Көчегезне, сәламәтлегегезне, хәтта гомерегезне дә кызганмыйча фронтта, ут эчендә көрәшкәнегез, тылда армый-талмый хезмәт куйганыгыз өчен Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары,-дип үзенең кайнар котлауларын җиткерде Аксубай район башлыгы Камил Гилманов.
Ветераннарны шулай ук сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, сугышта катнашучы ветераннарның һәркайсына телевизор бүләк иткән «Волга-кредит банк» ААҖ директорлар советы рәисе Александр Мануилов, сугыш ветераны Елисей Тимирясов, ветераннар советы рәисе Евгений Копанев тәбрик итте.
Җиңү парады
Җиңү парадын запастагы полковник, мобилизация эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Рәшит Гәрәев ачты.
Парадта катнашучыларны Камил Гилманов тәбрик итте.
Өч тапкыр "Ура!" кычкыргач, тынлы оркестр маршы астында полиция хезмәткәрләре, мәктәп укучылары парадта бердәм сафка тезелеп үттеләр. Соңыннан Сәнгать мәктәбе укучылары "Җиңү өчен рәхмәт!" концерт программасын күрсәттеләр.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев