Басуларда химиягә каршы
Россельхозцентрның Аксубай филиалы басу-кырларда биопрепаратлар кулланырга киңәш бирә. Эш шунда, авыл хуҗалыгы үсентеләре авыруларына һәм корткычларга каршы көрәшү өчен файдаланылган химик чаралар елдан-ел кыйммәтләнә бара, ә кайчакта аларның нәтиҗәсе бөтенләй булмаска да мөмкин. Бу авыл хуҗалыгы продукциясенең дә кыйммәтләнүенә китерә. Моннан тыш, биопрепаратлар экологик чиста продукция алу мөмкинлеге бирә һәм...
Россельхозцентрның Аксубай филиалы басу-кырларда биопрепаратлар кулланырга киңәш бирә.
Эш шунда, авыл хуҗалыгы үсентеләре авыруларына һәм корткычларга каршы көрәшү өчен файдаланылган химик чаралар елдан-ел кыйммәтләнә бара, ә кайчакта аларның нәтиҗәсе бөтенләй булмаска да мөмкин. Бу авыл хуҗалыгы продукциясенең дә кыйммәтләнүенә китерә. Моннан тыш, биопрепаратлар экологик чиста продукция алу мөмкинлеге бирә һәм туфракны файдалы микрофлора белән баета.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев