Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар бакчасын яңарттылар

Үткән шимбәдә авыл халкы, кунаклар, район җитәкчеләре катнашында Иске Тимошкинода "Солнышко" балалар бакчасы ачылды. Үзгәртеп корылган балалар бакчасына керү юлында кунакларны милли киемнәргә киенгән мәктәп укучылары һәм авыл халкы ипи-тоз белән каршы алдылар. Яңартылган балалар бакчасының символик ачкычы бакча мөдире Лина Мишинага тапшырылды. Район башлыгы Камил Гилманов, район мәгариф бүлеге...

Үткән шимбәдә авыл халкы, кунаклар, район җитәкчеләре катнашында Иске Тимошкинода "Солнышко" балалар бакчасы ачылды.


Үзгәртеп корылган балалар бакчасына керү юлында кунакларны милли киемнәргә киенгән мәктәп укучылары һәм авыл халкы ипи-тоз белән каршы алдылар. Яңартылган балалар бакчасының символик ачкычы бакча мөдире Лина Мишинага тапшырылды. Район башлыгы Камил Гилманов, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гөлнур Идиятова, УРСЖ төзелеш оешмасы начальнигы Хәмит Зәйдуллин ал тасманы тантаналы төстә кистеләр.
Балалар бакчасы хезмәткәрләре кунаклар өчен экскурсия оештырдылар.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчасы үзгәртеп корылганнан соң барлык санитария һәм янгын иминлеге таләпләренә туры килә. Балалар өчен ял итү һәм уен бүлмәләре уңайлы итеп җиһазландырылган.
Җыелучылар билгеләп үткәнчә, мондый уңайлыклар кайбер шәһәр бакчаларында да юк хәтта.
Экскурсиядән соң барысы да актлар залында очраштылар. Монда җыелучылар алдында район башлыгы Камил Гилманов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, хәл итү, чәчәк ату вакыты җитте. Ә әлеге балалар бакчасын ачу моңа дәлил булды. Моннан тыш кыска вакыт эчендә районда 7 балалар учреждениесе үзгәртеп корылды, 5 балалар бакчасының түбәләре алмаштырылды.
Камил Камалович финанс ярдәме күрсәткән өчен "РИТЭК" ААҖ җитәкчелегенә, объектны кыска вакытта файдалануга тапшырган өчен УРСЖ төзүчеләренә һәм авыл халкына рәхмәт белдерде.
Бина исә үткән гасырның 70нче елларында күрше авыллардан килеп белем алучы укучылар өчен интернат итеп төзелгән була. 1997елда аны мәктәпкәчә яшьтәге учреждение карамагына тапшыралар, әмма үткән ел җимерек хәлдә булу сәбәпле ябыла һәм 50 дән артык бала бакчасыз кала. Шулвакыт район җитәкчелеге бюджет средстволары эзли башлады. "РИТЭК" ААҖ тарафыннан ярдәм кулы сузылды, нефтьчеләр 2 миллион сумнан артык акча бүлеп бирделәр. Төзелеш эшләрен Хәмит Зәйдуллин җитәкчелегендәге УРСЖ үз өстенә алды. Үткән елның августында башланган эш кыска вакыт эчендә төгәлләнде дә.
Монда Рафаэль Төхвәтуллин, Минсабир Гелметдинов, Евгений Титов, Елена Спирина, Надежда Латыйпова, Ольга Янтураева, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм авыл кешеләренең тырышлыгы зур. Владимир Горячев җитәкчелегендәге "Сельэнерго" ООО да зур өлеш кертте.
Бүген 55 балага исәпләнгән "Солнышко" балалар бакчасында өч төркем тупланган. Анда 14 кеше эшли, шулай ук музыка белгече дә, шәфкать туташы да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тимошкинода “Солнышко” балалар бакчасы