Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм боткасы белән бөтен авыл сыйланды

Яңа Ибрай авылында «Карга боткасы» татар халык бәйрәме узды.

Халыкта матур традиция бар – бу бәйрәмгә бөтен авыл белән ботка пешерү. Аны әзерләү өчен клуб хезмәткәрләре авыл балалары белән күңелле җырлар һәм биюләр белән һәр йорттан азык-төлек җыялар. Шулай итеп, һәр гаиләдәге яхшылыкның бер өлеше шушы ризыкта җыелган була. Бәйрәмгә әзерлек үзе авылның барлык халкын якты уйлар белән берләштерә.
«Карга боткасы» бәйрәмендә җыелган ризыклардан бик тәмле ботка әзерләнде. Ул татар ашлары белән бергә бәйрәм өстәлендә лаеклы урын алды. Авыл халкы рәхәтләнеп сыйланды, аш-су осталарына мактау сүзләре яңгырады. Бәйрәм тантанасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җырлар башкардылар, биеделәр, балалар һәм өлкәннәр өчен күңелле уеннар һәм бәйгеләр оештырылды. Бу көнне авыл халкы шатланып ял итте.
Фото: Яңа Ибрай мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев